Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 марта 2021 08:11

Балаларның игътибарын үстерү өчен уеннар

«Тыелган хәрәкәтләр» Тәрбияче билгеле бер хәрәкәтләрне куллары белән эшли, ә балалар аның артыннан хәрәкәтне кабатлыйлар. Ләкин бер кагыйдә турында онытырга ярамый: кулларны түбән төшерү тыела. Әгәр дә тәрбияче кулларын түбән төшерсә, балалар кулларын өскә күтәрергә тиеш. Ялгышкан кеше уеннан чыга. «Тыелган сан» Уйнаучылар түгәрәккә баса һәм чиратлашып саныйлар (1 дән...

«Тыелган хәрәкәтләр»

Тәрбияче билгеле бер хәрәкәтләрне куллары белән эшли, ә балалар аның артыннан хәрәкәтне кабатлыйлар. Ләкин бер кагыйдә турында онытырга ярамый: кулларны түбән төшерү тыела. Әгәр дә тәрбияче кулларын түбән төшерсә, балалар кулларын өскә күтәрергә тиеш. Ялгышкан кеше уеннан чыга.

«Тыелган сан»

Уйнаучылар түгәрәккә баса һәм чиратлашып саныйлар (1 дән 10 га кадәр). Уен башланганчы бер әйтергә ярамый торган санны сайлыйлар. Аның урынына уйнаучы кул чаба. Ялгышкан кеше уеннан чыга.

«Пароходта»

«Без сәяхәткә барабыз һәм багаж җыябыз. Һәркайсының берәр әйбер алырга мөмкинлеге бар», - ди алып баручы. Түгәрәк буенча балалар үзләре белән алырга теләгән әйберләрен атыйлар. Алып баручы барлык исемнәрне эзлекле рәвештә язып бара. Шуннан соң дәвам итә: «Безнең пароход кире якка борыла, шуңа күрә хәзер без үзебез белән алган әйберләрне кире тәртиптә искә төшерәчәкбез». Беренче катнашучы хәзер соңгы катнашучы атаган әйберне әйтергә тиеш. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

«Күршеләрен ата!»

Уйнаучылар түгәрәккә утыралар. Алып баручы, 0 дән 30 га кадәр саннарны атап, балага туп ыргыта. Тупны тоткан бала әлеге санның «күршеләрен» атарга тиеш, ягъни аталган саннан 1 гә кечерәк һәм зуррак санны. Шуннан соң ул тупны алып баручыга кайтара. Тупны тотып алган бала «күршеләре» белән ике тапкыр ялгышса, ул уеннан чыга.

«Нәрсә үзгәрде»

Өстәлгә 6-7 предмет куела. Бала аларны бер-ике минут карый. Аннары ул читкә борыла, һәм предметларның берсен алып куялар. Бала борылгач, нәрсә үзгәргәнен әйтә. (Бер предметны да алып куймаска, ә аларның урыннарын гына алыштырырга да мөмкин)

Зәлидә Фәттахова