Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 ноября 2020 13:42

Тылсымлы сүзләр

  Иртән әни уята:  – Улым, хәерле иртә! Шул тылсымлы сүз мине Көн буе саклап йөртә. Әби мәктәпкә озата:  – Улым, дип, хәерле юл! Әбием изге күңелле, Гел хәерле була юл. Мәктәпкә килеп кергәч тә Телимен: “Хәерле көн!” Әллә шуңа әйбәт кенә Хәерле уза бу көн. Кичен әти каршы ала:  – Хәерле кич,...

 

Иртән әни уята:

 – Улым, хәерле иртә!

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

Әби мәктәпкә озата:

 – Улым, дип, хәерле юл!

Әбием изге күңелле,

Гел хәерле була юл.

Мәктәпкә килеп кергәч тә

Телимен: “Хәерле көн!”

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн.

Кичен әти каршы ала:

 – Хәерле кич, улым, - дип.

Бергәләшеп уйнаганда,

Хәерле уза кич бик.

Гап-гади инде үзләре,

Катлаулы түгел һични.

Әмма хәерле итәләр

Иртәне, көнне, кичне.

Мин шушындый сүзләр беләм.

Син дә беләсең микән?

Хәерле юл! Хәерле көн! –

Тылсымлы сүзләр икән.

Йолдыз