Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июля 2020 13:07

Физзарядка ясый куян

Кызыл күзен ачуы – Төпкә менеп басуы! Бер, ике, өч – утыра, Бер, ике, өч – ул тора. Я ботакка тотынып, Ала таган атынып. Алан тулы төп тә төп, Сикергәли дөп тә дөп... Кинәт читкә тартыла – Куян уктай атыла. Ә-ә, бар икән юлаучы. Юлаучымы? Юк, аучы! Аучы куа куянны,...

Кызыл күзен ачуы –

Төпкә менеп басуы!

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч – ул тора.

Я ботакка тотынып,

Ала таган атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп...

Кинәт читкә тартыла –

Куян уктай атыла.

Ә-ә, бар икән юлаучы.

Юлаучымы? Юк, аучы!

Аучы куа куянны,

Куян тоя куганны.

Шундый кызу элдерә –

Ничек кенә өлгерә.

Чыныккан шул, ул чыдам.

Котылды бит аучыдан!

...Иртәгесен аучы да

Ишегалдына чыга.

Бер, ике, өч – утыра,

Бер, ике, өч – ул тора.

Я турникка тотынып

Ала тиз-тиз атынып...

Куян куып туйганмы,

Аучылыкны куйганмы?

Ю-ук,

Физзарядка ясамасаң,

Тотып булмый куянны.

(Шәүкәт Галиев)