Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 июня 2020 06:29

Җырлар, юаткычлар, эндәшләр

Җиләк җыям, как коям Дәү әнигә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк икән. * Кәккүк, чыпчык, Тәрәзәдән очып чык. Галиянең өстенә Матур күлмәк биреп чык. * Кәккүк, чыпчык, Минем матур кызыма Тәмле прәнник Калдырып чык. * Алтын, алтын, алтыным, Минем йөрәк ялкыным. Уян, бәбкәм, күз нурым, Кояш булып балкырмын....

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

* Кәккүк, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

Галиянең өстенә

Матур күлмәк биреп чык.

* Кәккүк, чыпчык,

Минем матур кызыма

Тәмле прәнник

Калдырып чык.

* Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк ялкыным.

Уян, бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

* Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

* Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

* Үсеп буйга җитәр бу,

Галим булып китәр бу,

Туган-үскән иленә

Тырышып хезмәт итәр бу.

* Тор, тор, тургай,

Таң, таң ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык!

* Йә, сандугач, күзең ач,

Тәрәзәдән, тургай, кач!

* Тыпыр-тыпыр биидер,

Аягы җиргә тимидер,

Очкан коштай талпынып,

Канатларын кагынып,

Һәп, һәп, һәп!

* Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз,

Җылыткач.

* Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

* Песи-матур, нечкә бил,

Бала тирбәтергә кил.

Җылы җирдә яшәрсең,

Тәмле сөтләр эчәрсең,

Ап-ак күмәч ашарсың,

Ашап туйгач уйнарсың,

Уйнап туйгач йокларсың,

Бәлли-бәү! Бәлли-бәү!