Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 июня 2020 06:34

Бишек җырлары, такмаклар

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ Әлли-бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу, Йокыларга киткәчтен, Бик дәү булып үсәр бу. * Салкын су, чиста су, Баламның битләрен ю, Баламның күзләрен ю. Күзләре ялкынлансын, Үзе нык, таза булсын. * Әттә, әттә, әттәти, Минем улым бик тәти. Минем улым бик тәти дә, Йөреп китәр ул...

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен,

Бик дәү булып үсәр бу.

* Салкын су, чиста су,

Баламның битләрен ю,

Баламның күзләрен ю.

Күзләре ялкынлансын,

Үзе нык, таза булсын.

* Әттә, әттә, әттәти,

Минем улым бик тәти.

Минем улым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

* Биесен лә, биесен лә,

Биек тауга менсен лә.

Матур итек кисен лә,

Барысы моны сөйсен лә.

* Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр

(кызларга).

Бик батыр егет булыр (малайларга).

* Бу бармак — бабай,

Бу бармак — әби,

Бу бармак — әти,

* Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә.

Кызым йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

* Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

* Минем кызым кечкенә,

Бик ошаган үземә.

Әкрен басып,

вак-вак атлап

Кил, алтыным, теземә.

* Чәбәк-чәбәк әбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

— Каенлыкка җиләккә,

Кызыбызга бүләккә.

* Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бу бармак — әни,

Бу бармак — бәби,

Аның исеме — Чәнти.