Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 июня 2020 10:00

Бишек җыры

Туфан Миңнуллин шигыре, Рәшит Абдуллин көе   Куанычларым, шатлыгым булып, Балам – багалмам, үсәсеңме син? Сагынып җырлар җырыма минем, Күземнең нуры, күчәрсеңме син?   Бәхет гөлемнең чәчәге булып, Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син? Әнием диеп, кадерлем диеп, Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?   Гомерең сукмагын зур юллар буйлап, Өмет йолдызым, утәрсеңме син? Илеңнен...

Туфан Миңнуллин шигыре, Рәшит Абдуллин көе

 

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам – багалмам, үсәсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры, күчәрсеңме син?

 

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

 

Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,

Өмет йолдызым, утәрсеңме син?

Илеңнен данын, намус, вөҗданын,

Балам, әй балам, итәрсеңме син?