Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 мая 2020 08:26

Җиңү бәйрәменә шигырьләр

Булмасын (Ш.Маннур) Минем әти капитан, Германиядән кайткан. Утлар, суларны кичкән, Берлинга барып җиткән.   Минем дәү кызым, дигән, Тыныч укысын, дигән, Аның дус кызлары да Шундый ук булсын, дигән.     Ләйлә белән Камилнең, Сөмбел белән Наилнең Әтисе дә сугышкан, Безнең өчен тырышкан.     Алар бергә йөргәннәр, Бергә-бергә җиңгәннәр....

Булмасын (Ш.Маннур)

Минем әти капитан,

Германиядән кайткан.

Утлар, суларны кичкән,

Берлинга барып җиткән.

 

Минем дәү кызым, дигән,

Тыныч укысын, дигән,

Аның дус кызлары да

Шундый ук булсын, дигән.

 

 

Ләйлә белән Камилнең,

Сөмбел белән Наилнең

Әтисе дә сугышкан,

Безнең өчен тырышкан.

 

 

Алар бергә йөргәннәр,

Бергә-бергә җиңгәннәр.

Инде минем әтием,

Кабат аерылмабыз, ди.

 

 

Үзебез исән чакта,

Сугыш булдырмабыз, ди.

Әллә кайда, еракта,

Комсызлар торган якта –

Тагын телиләр, имеш,

Булсын дип сугыш, үлеш.

 

 

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!

«Безгә тынычлык кирәк» (Әхмәт Ерикәй)

 

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

 

Тормышны, җирне ярату-

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк.