Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 мая 2023 11:45

Мәрхәмәтле куян

Әкиятне сәхнәгә куючы татар теле тәрбиячесе - Әхмәтшина Ләйсән Кадим кызы   (Башкорт халык әкияте) Урман кырында урнашкан өй. Өй каршындагы аланлыкка Малай чыга. Көтүче капчыгыннан курай алып, түмгәккә утырып уйный. Кача-поса куян керә. Куян: Ишбулааат! Малай як-ягына карана, берәү дә юк. Куян: Ишбулааат! Малай: Кем ул анда? Куян: Бу...

Әкиятне сәхнәгә куючы

татар теле тәрбиячесе - Әхмәтшина Ләйсән Кадим кызы

 

(Башкорт халык әкияте)

Урман кырында урнашкан өй. Өй каршындагы аланлыкка Малай чыга. Көтүче капчыгыннан курай алып, түмгәккә утырып уйный. Кача-поса куян керә.

Куян: Ишбулааат!

Малай як-ягына карана, берәү дә юк.

Куян: Ишбулааат!

Малай: Кем ул анда?

Куян: Бу мин!

Малай: Йомшаккай, һаумы! Кочакламакчы була, куян кача.

Куян: Һаумы, Ишбулат!

Малай: Нишләп качасың, Йомшаккай?

Куян: Мин куркам.

Малай: Миннәнме? Кил монда. Кочакламакчы була, куян кача.

Малай: Мин сине юкка өйрәттемме, Йомшаккай? Кыюлыкта – бәхет.

Куян: Батырлыкта – матурлык!

Малай: Куркаклык баганага, кыюлык йолдызларга мендерә.

Куян: Мин – кыю куян! Аю-буредән дә курыкмыйм. Очратсам, кыю гына.. качам.

Малай: Кыю куян ул! Аягын ничек, куянкай?

Куян: Яхшы, рәхмәт сина! Адашкан яралы нәни куянны салкын кышта җылы өйгә алып кайтып дәвалаган, тәрбияләгән өчен рәхмәт сина, Ишбулат!

Малай: Кил, сыйлыйм үзеңне, Йомшаккай. Утыр. Утыралар, капчыгыннан кишер алып бирә. Куян: Рәхмәт. Куян ашый башлый. Урман һавасы килешкән үзеңә, миннән дә зур булгансын.

Әни тавышы: Ишбулаат! Куян курка, кача. Улым, Ишбулат!

Малай: Куянкай, мин киттем. Әсәй чакыра.

Куян: качкан җиреннән йөгереп килә Тагын кил, Ишбулат. Кочаклашалар.

Ишек алды. Өстәл. Әни камыр җәя. Әти самавыр чистарта.

Әни: Улым, кайда йөрисең, эзлим-эзлим үзеңне. Бар, йөгертеп кенә олатайларыңа барып кайт. Кунакка килегез, диген. Хәдичә абыстай да килә. Өләсәй матур яшел күлмәген кисен. Апаңнарга да кереп чык, балаларны да алып, җизнәң белән бергәләп килсеннәр.

Әти: Кодаларны да чакыр.

Әни: Матур итеп чакыр, улым, яме. Барышлый Салават агаеңнарга да кычкырып үт. Бакчада Лилия апаң белән чүп утыйлардыр. Күрше Саимә апага да кереп чык.

Әти: Кодаларны да чакыр.

Малай: Кодаларны ике тапкыр чакырыйммы?

Әни: Матур итеп чакыр, улым, яме.

Малай: Матур итеп чакырыр өчен бүрек кирәк. Атай, бүрегеңне киим әле. Әти өйгә кереп китә. Әни ялгыш өстәлдән кашыкларны төшереп җибәрә. Малай белән җыялар: Өстәлдән кашык-чәнечке төшсә, кунак килә, диләр. Әти чыга.

Әти: Песи дә иртәдән битен юа, килә кунак, килә. Әти малайга бүрек кидертә. Малай горур атлап чыгып китә.

Әни: Атасы, базга төшеп катык, кумыз алып мен, зинхар. Бишмармак әзер, бәлеш мичтә, өчпочмаклар өстәлдә. Кыстыбый чиратта.

Малай: Бәйрәм табыны әзер! Кунак чакырам хәзер. Бармак бөгеп саный. Өч аяклы абыстайны, өләсәй белән олатайны, җизнә белән апаларны, ике тапкыр кодаларны.. баш кашый. Тагын кемнәр диде соң әле әни. Оныттым, вәт хәтерсез.

Абыстай керә.

Малай: Һаумыһыгыз.

- Һау, балам, һау, аллага шөкер. Байназар малае Ишбулат түгелме соң бу?

- Нәкъ үзе, Хәдичә абыстай. Әсәй табын әзерләде. Бәлеш куйды уртага. Чәчәк янына чәк-чәк. Ризыклар төрле-төрле: бавырсак һәм кош теле. Кыстыбыйдыр, өчпочмак. Гөбәдия һәм коймак.Токмачлы аш, бишмармак бар. Рәхим итегез, кунаклар!

- Бик зурлап чакырдың, улым. Рәхмәт. Яхшы ашка кыстау кирәкми. Килермен, алла боерса. Учына кәнфитләр салып китә.

Малай: Рәхәт икән кунак чакыру! Тагын кемнәр диде соң әле әни. Оныттым, вәт хәтерсез. Тукта, әллә бар авыл халкын чакырырга микән? Барсы да килсәләр, араларында әни чакырырга кушкан кунаклар да була бит инде. Шәп фикер бу.

Камера алдында:

- Һаумыһыгыз, Саимә апай. Кунакка керегез. Әсәй мичкә бәлеш тыкты. (Рәхмәт, улым, керербез.)

- Салават агай, әсәй кунакка дәшергә кушты. Бар гаиләгез белән килегез. (Килештек, Ишбулат, рәхмәт.)

- Сез дә килегез. Сез дә. Кунакка рәхим итегез!

Малай: Әсәй, кайттым мин. Бик нык арыдым мин. Әни табын әзерли. Хуҗалардан сәлам, кунакка килербез, диделәр.

Әни: Афәрин! Берәү дә онытылып читтә калмадымы, улым?

Малай: Юк, әни. Бармаган урам, кермәгән йорт калмады. Кыскасы, барлык авылдашлар җыеналар безгә кунакка!

Әни: аптырап урындыкка утыра Афәрин.

Аланлыкта куян йоклап алырга уйлап, түмгәк янында тегеләй дә-болай да ятып карый. Инде йоклап китәм дигәндә Ишбулат керә. Кәефсез. Куянны күрә. Әкрен генә:

Малай: Йомшаккай!

Куян бер күзен ачып карый.

Малай: Куянкай!

Куян: Кем ул анда?

Малай: Бу мин. Куян кача. Малай авыр сулап түмгәккә утыра. Көймәм комга терәлде, куянкай.

Куян: Нинди көймә? Без бит урманда.

Малай: Әсәй белән атайны уңайсыз хәлдә калдырдым, Йомшаккай... Миңа кунак чакырырга куштылар. Кемне чакырасын оныттым да, бөтен авылны дәштем кунакка. Озакламый киләләр. Ә кунакны бит сыйларга кирәк!

Куян: уйланып тора да, качкан җиреннән йөгереп килә Ишбулат, кайгырма.   Дуслар көлгәндә түгел, бөлгәндә беленә. Вакытында син миңа булыштың, хәзер минем чират. Кунак ашы – кара каршы. Бар, кайт.

Малай ишек алдында курайда уйнап утыра. Куян керә.

Куян: Ишбулааат! Малай аптырашта.

Куян: 100 сумын булганчы, 100 дустың булсын, әйеме. Сюрприз! Китә.

Музыка астында тезелешеп җәнлекләр керә тора, күчтәнәчләрен өстәлгә куя барып чыгып та китәләр. Әни белән әти дә малай янына чыгып басалар. Барысы да аптырашта. Куян – яшелчәләр тулы кәрҗин алып керә. Тиен – кәрҗин тулы чикләвек. Керпе – кәрҗин белән алма, кәрҗин белән гөмбә. Төлке – 2 каз, балык. Аюлар – мичкә белән бал. Тычканнар – капчык-капчык бодай.

Әни: куанып Собханалла- машалла.

Әти: Исең китәрлек. 3 көн, 3 төн кунак сыйларлык сый-хөрмәт мондааа.

Әни: Табыныбыз мул. Урман җәнлекләренә зуур рәхмәт. Исән-сау булсыннар! Улыбызга күзләр тимәсен! Малайның “башы күккә тигән”.

Малай: юлга карый-карый Киләләр, киләләр. Хуш киләсез, кунаклар!

Әни җырлый: Сезнең якта ничектер, бездә шундый йола бар.

Кунакларны юлга чыгып, каршы ала хуҗалар.

Кунакларны җыр-бию белән каршы алалар, әйлән-бәйлән. Башкортча җыр “Һуш киләсез, кунаклар”.

Малай: камера каршына килеп Менә шулай, дуслар! Яхшылык кылган – табын җыйган, начарлык кылган – таш җыйган, диләр. Мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк!

Ә миңа – хәтерне яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Күз кыса Киттем чикләвек ватырга. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Кунакка килегез!

 

Казан шәһәре Яңа Савин районының "87 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе.