Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 мая 2023 13:22

Алтын бөртекләр

Әкиятне сәхнәгә куючы: татар теле тәрбиячеләре - Катеева Гөлназ Рафаэль кызы, Хәкимова Рәзинә Харис кызы. (Татар халык әкияте) Ишек алды күренеше. Әни кечкенә балалары белән ирен сугышка озата. Инде менә малайлар үсеп, ир-егетләр булалар. Әни: Әле генә кечкенә сабыйларым белән әтиләрен сугышка озатып калган идем. Нинди зур егетләр булып үсеп җиттеләр.Әй,...

Әкиятне сәхнәгә куючы:

татар теле тәрбиячеләре - Катеева Гөлназ Рафаэль кызы,

Хәкимова Рәзинә Харис кызы.

(Татар халык әкияте)

Ишек алды күренеше. Әни кечкенә балалары белән ирен сугышка озата. Инде менә малайлар үсеп, ир-егетләр булалар.

Әни: Әле генә кечкенә сабыйларым белән әтиләрен сугышка озатып калган идем. Нинди зур егетләр булып үсеп җиттеләр.Әй, гомер дигәннәре, үтә дә китә икән.

(Малайлар уйный, шаяралар)

Әни: Улларым, килегез әле минем яныма.

Малайлар: Нәрсә бар әни?

Әни: Мин сезне үстердем, хәзер инде үз көнегезне үзегез күрегез.

Малай 1: Без үз көнебезне үзебез күрер идек тә, акчабыз юк бит әни. Син безгә берәр бөртек булса да алтын бир инде.

Әни: Алтын бирәм. Бер бөртек кенә түгел, мең бөртек бирәм. Тик ул алтыннарны әтиегез яшереп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз.

Малайлар: Табабыз, әни, табабыз!

Әни: Әнә, Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? (Артта экранда тау һәм басу күренеше ) Шул ике тау арасында киң басу бар. Шул басуда әтиегез алтын бөртекләрне яшереп куйган иде. Аны үзегез эзләп табарсыз!

Малайлар: Табабыз, табабыз!

Әни: Басуның җирен казыгыз, тир сыпырып, җиң сызганып эшләгез.

Малайлар: Ярар әни! (Малалйлар сабан белән җирне сөрәләр,тырмалыйлар)

Малай 2: Күпме җирне эшкәрттек, арып беттек..

Малай 3:Булмаган алтынны эзләп тормыйк абыйлар, өйгә кайтыйк.

Малайлар: Кайтыйк булмаса!

(Малайлар кайта, әниләре тавыкка җим сибеп йөри)

Малай 1:Әни, бөтен җирне сөреп чыктык, бер бөртек тә алтын тапмадык.

Әни: Борчылмагыз улларым,табарсыз сез ул алтынны. Әнә, бурадагы бодайны алып килегез әле миңа. Кырга илтеп чәчегез шушы бодайны. Көз көне, бодайны ургач, тамырын йолкыгыз. Бодай тамырына алтын бөртекләр эләгеп чыгар.

Малайлар: Ярар әни!

(Малайлар, иләкләр тотып,бодайны илтеп чәчәләр)

Малайлар: Бердәмлектә көч- тиз бетте безнең эш!

Малай 3: Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса, уңыш шәп булыр!

Малай 2: Кояшны болыт каплады, яңгыр җыена бугай.(Башаклар белән кызлар биюе)

Малай 1: Абыйлар, энеләрем, урак вакыты җитте. Ашлыкны вакытында җыярга кирәк.

Малай 4: Әйе, дөрес әйтәсең. Чөнки башаклардан орлыклар коела башларга мөмкин.

Малай 5: Икмәк әрәм булмасын.

(Малайлар чалгыларын алалар. Игенне урып чыгалар)

Малайлар: Бердәмлектә көч-тиз бетте безнең эш!

(Кызлар егетләрне ашатырга басуга киләләр, ашъяулык җәеп, өстәл әзерлиләр)

Кыз 1: Я, егетләр, эшләп арыдыгызмы?

Кыз 2: Без сезгә ашарга алып килдек.

Кыз 3: Менә сезгә сөт.

Кыз 4:Яңа мичтән төшкән ипи.Суынырга да өлгермәгән әле.

Кыз 5: Ә мин сезгә каймак алып килдем.

Кыз : Бал юк, гафу итәрсез инде.?!

(Бергәләп җир өстендә ашъяулык җәеп, ашыйлар)

Малай 2:Тәмле булды бу, рәхмәт кызлар!

Малай 3: Кызлар, бәлки безгә ярдәм итәрсез?

Кызлар: Без риза!

Малай 1: Рәхмәт кызлар, шәп булды бу!

(Игенне җыялар. Малайлар капчыкларны тутырып, әниләре алдына алып кайтып куялар)

Әни: Улларым, әтиегез җиргә күмгән алтын бөртекләре шулар инде. Сез аларны эзләп тапкансыз. Хәзер инде үз көнегезне үзегез күрә аласыз.

Малайлар: Рәхмәт әни!

Казан шəhəре Яңа Савин районының «99 нчы катнаш төрдəге балалар бакчасы» мəктəпкəчə белем муниципаль бюджет учреждениесе.