Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 мая 2023 11:41

«СалаваTik»лар Мексикада?!

«СалаваTik»лар төркеме татар халык җырларын саклауга, аны балаларга җиткерүдә зур эш башкара. Нәни тамашачылар арасында татар халык җырлары бик популяр булмаса да, аларны башкарып, милли мирасыбызны танытуда үз өлешен кертә. Бүген интернет киңлекләрендә, шундый халыкчан көйләрнең берсе − «Эх, тала-тала» җырының видеосы чыкты. Яшь буын вәкилләренең игътибарын арттырыр өчен, проектның...

«СалаваTik»лар төркеме татар халык җырларын саклауга, аны балаларга җиткерүдә зур эш башкара. Нәни тамашачылар арасында татар халык җырлары бик популяр булмаса да, аларны башкарып, милли мирасыбызны танытуда үз өлешен кертә. Бүген интернет киңлекләрендә, шундый халыкчан көйләрнең берсе − «Эх, тала-тала» җырының видеосы чыкты.

Яшь буын вәкилләренең игътибарын арттырыр өчен, проектның рәссамы Әлфия Йосыпова «СалаваTik»ларны Мексикага ук җибәрде! Алар сомбреро кигән шаян «борыч» белән бергәләп бииләр, төрле музыка уен коралларында уйныйлар!

«Халык җырлары «СалаваTik»лар репертуарында аерым урынны алып тора. Хәтерләсәгез, аларның беренче башкарган җырлары да татар хылык җыры «Әпипә» иде. 2020 елның февралендә чыккан видеоны 241 мең кеше караган. «Эх, тала-тала» җырын да нәни дусларыбыз яратыр, дип ышанабыз. Кызыксыну арттыру максатыннан, бу җырны башкарырга танылган җырчылар, «Казан егетләре» төркеменең экс-солистлары − Артур Минһаҗев, Вәли Фазлыәхмәтов һәм Марат Галимовны чакырдык. Тыгыз эш графиклары булуга карамастан, теләгебезне кире какмадылар. Бергәләп видео төшердек. Рәхмәт аларга!» – ди, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. Марат Галимов та, клип төшерергәннән соң: «Яшьлегемә кайттым! Бик күңелле булды!» – дип, хисләре белән уртаклашты.

Танылган артист Вәли Фазлыәхмәтов исә: «Бу проектны күптән күзәтеп барам һәм эшегезне, алган юнәлешегезне бик мөһим дип саныйм. Татар телен саклау мәсьәләсе бик актуаль. «СалаваTik»тагы балаларның татарча сөйләшүләре шатландыра, җырларны яратып башкарулары күренеп тора. Аларга карап, яшьтәшләре дә үрнәк ала бит. Интернетта, телевидениядә «СалаваTik»лар кебек татарча балалар проектлары күбрәк булсын иде. Алар булса, татарлар югалмас! Шуңа, оештыручылар мине проектта катнашырга чакыргач, бу зур эштә аларга ярдәм итәсем килде. Алга таба да балаларга берсеннән-берсе матур татар җырлар телим!» – дип, матур теләкләрен ирештерде.

«Җырлар яздыру, репетицияләрдә шөгыльләнү – «СалаваTik»ларның көндәлек эшләре. Моннан тыш, концертларга да әзерләнәбез. 19 май – Татарстан матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» бинасы каршында булачак бәйрәм чарасында да катнашабыз. Моннан тыш, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә дә нәни дусларыбызга «Туган авылым» комплексында зур бәйрәм әзерлибез!» – ди оештыручылар.

«СалаваTik»ларның фанатларына тагын бер күчтәнәч әзерләдек. «СалаваTik»лы туган көн» бәйгесе башланып китте. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади: сабыйларның яраткан журналы «Салават күпере»нә 2023 елның икенче яртыеллыгына язылырга, язылу квитанциясенең күчермәсен редакциябезнең электрон почтасына − salavatkupere@mail.ru яки Казан шәһәре Декабристлар урамы, 2 йорт («Татмедиа» АҖ, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресына җибәрергә кирәк булачак. 3 июль 13:00 сәгатьтә очраклы саннар ярдәмендә Вконтакте челтәрендә туры эфирда җиңүчене билгелибез. Җиңүчене туган көнендә СалаваTikлар үзләре килеп котлаячак. Ә һәр катнашучы дипломга ия булачак. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!» – ди редакция хезмәткәрләре.