Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 мая 2023 10:21

Аю

Аю – бик зур һәм авыр хайван. Ул яхшы йөзә, бик оста итеп агачка үрмәли. Беләсеңме, ул шулкадәр көчле: бер сугудан теләсә кемне егып салырга мөмкин. Безнең урманнарда көрән аю яши. Аның тәпиләре юан, башы зур. Аю – ерткыч хайван. Ул бөҗәкләр белән туклана, бик оста итеп балык тота. Шулай да җиләк-җимеш,...

Аю – бик зур һәм авыр хайван. Ул яхшы йөзә, бик оста итеп агачка үрмәли. Беләсеңме, ул шулкадәр көчле: бер сугудан теләсә кемне егып салырга мөмкин. Безнең урманнарда көрән аю яши. Аның тәпиләре юан, башы зур.

Аю – ерткыч хайван. Ул бөҗәкләр белән туклана, бик оста итеп балык тота. Шулай да җиләк-җимеш, орлыклар, үсемлек тамырлары да ашый. Бигрәк тә бал ярата.

Кыш көне аю урманда йөрми, өнендә тыныч кына йоклый. Йоклаганда, ул тәпиен ялап-ялап куя! Юк, ашыйсы килгәнгә түгел! Кыш көне аюның табанындагы тиресе алышына. Иске тире, төшкәндә, бик нык кычыта. Аю, тәпиләрен ялап, тирене дымландыра һәм иске тиренең төшүен җиңеләйтә. 

Шулай да көздән яхшылап ашамаса, аюның тамагы ачарга да мөмкин. Бу вакытта ул, уянып, өненнән чыга. Вакытсыз уянган аю бик куркыныч.

Кыш ахырында ана аю бала таба. Гадәттә ярты килограмм авырлыктагы ике-өч аю баласы туа. Туганда, аларның күзләре дә күрми, колаклары да ишетми әле. Тәннәре йон белән капланмаган була. Алар әниләренең җылы кочагында рәхәтләнеп йоклый. Алар, әниләренең тәмле сөте белән тукланып, яз җиткәнче, зу-ур булып үсә.