Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 мая 2023 11:09

«Табигать сакчылары»

Кичә Балтач районының 4 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында «Табигать сакчылары» дип исемләнгән чара узды. Бирегә районның 3 нче номерлы балалар бакчасының балалары да чакырулы иде. Чара республикабызда баручы “Экояз 2023” акция кысаларында гамәлгә ашырылды. Төп максат: табигатьне саклау, әйләнә тирәне чиста тотарга өйрәтү. Балалар белән кызык әңгәмәдән башланып...

Кичә Балтач районының 4 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында «Табигать сакчылары» дип исемләнгән чара узды. Бирегә районның 3 нче номерлы балалар бакчасының балалары да чакырулы иде. Чара республикабызда баручы “Экояз 2023” акция кысаларында гамәлгә ашырылды. Төп максат: табигатьне саклау, әйләнә тирәне чиста тотарга өйрәтү.

Балалар белән кызык әңгәмәдән башланып киткән чара, алга таба нәни дусларга экологик тәрбия бирү, төсле чүп чиләкләренең әһәмияте, чүпләрне дөрес итеп аерып түгә белүгә өйрәтү белән дәвам итте. Яңа өйрәнелгән теманы ныгыту максаты белән практик өлеш тә башкарылды: балалар чүпләрне категориясына карап тиешле чиләкләргә бүлеп салдылар. Әйтергә кирәк, уртанчылар төркеме булуларына карамастан бу эшне бик җиңел һәм дөрес итеп башкарып чыктылар. Чара “Урманга барыйк әле” дип исемләнгән флешмоб белән төгәлләнде.

Мин, районыбызның укытучысы, 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбия алучы Гарәфиева Асельның әнисе һәм әлеге чараның оештыручысы буларак шуны әйтәсем килә: балалар кече яшьтә булуларына карамастан, диккать белән дәресне тыңлый белделәр, биремнәрдә актив катнашып үзләрен бары яхшы яктан күрсәтә алдылар. Гомумән, республикабызда бара торган әлеге акция мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм безне, әти-әниләрне экологик тәрбия бирү мәсъәләсендә бик нык үстерә. Без дә әлеге бәйгедә “Иң яхшы гаилә” номинациясендә көч сынашабыз дип, уйламаган җирдәндә җир анабызга файдалы бик күп эшләр эшләдек. Әле алай гына да түгел, бергә тырышып, тырмашып эшләгәч, гаилә җепләребезне тагы да ныгыттык диясем килә. Шуның өчен сезне дә мондый конкурс, ярышларда актив катнашырга, җир анабызны хөрмәт итеп, табигатьне саклап яшәргә чакырабыз! Теләк булса – йөрәк җитә ул!

Гарәфиева Ландыш, Балтач