Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 апреля 2023 07:02

Гыйбрәтле төш

Табигатьнең тиздән җәй аена керфекләрен ачырга җыенган чагы. Зөһрә өч баласын чакырып алды да: – “Балаларым, тиздән җәйге каникуллар җитә, юлда йөрү кагыйдәләрен бергә кабатлап алыйк эле,” – диеп кенә өлгерде, шул вакыт кечкенә улы Вәли: – “Мин барыбер авылга кайтам, анда юлда йөрү кагыйдәләрен белү мөһим түгел”- диеп, әтисенә...

Табигатьнең тиздән җәй аена керфекләрен ачырга җыенган чагы. Зөһрә өч баласын чакырып алды да:

– “Балаларым, тиздән җәйге каникуллар җитә, юлда йөрү кагыйдәләрен бергә кабатлап алыйк эле,” – диеп кенә өлгерде, шул вакыт кечкенә улы Вәли:

– “Мин барыбер авылга кайтам, анда юлда йөрү кагыйдәләрен белү мөһим түгел”- диеп, әтисенә ияреп урамга чыгып китте.

Зөһрә юл-транспорт вакыйгаларында җәрәхәтләнү проблемасы җитди торганын, яшь гражданнарның – җәяүлеләр һәм пассажирларның иминлек проблемасы иң борчу тудырган сорауларның берсе булуын яхшы аңлый иде. Балалар гаебеннән килеп чыккан юл – транспорт вакыйгалары турында һәм балалар үз-үзләрен юлларда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү әзерлеге турында аеруча игътибар белән сөйләде. Якуп белән Гата әниләрен игътибар белән тыңлап утырдылар, кызыксынып сораулар бирделәр. Ахырдан өйрәнелгән темаларны ныгыту өчен, бик кызыклы биремнәр үтәделәр, өйрәнелгән юл билгеләрен ясап, бик күңелле һәм файдалы итеп вакытларын уздырдылар.

Вәли урамнан йөгереп кереп, тамагын көйләп алганнан соң, татлы йокыга талды. Вәлигә бик тә маҗараларга бай булган төш керде. Имеш, авылда ял иткән вакытлар. Авылда өр-яңа “Фантастик уенчыклар” дип исемләнгән кибет ачылган. Бөтен бала-чаганың шул кибеткә барып, үзе теләгән уенчыкны сатып алу мөмкинчелеге бар икән. Тик ул кибеткә керер өчен, бер шарт үтәргә кирәк: кибет кырыенда урнашкан юл билгеләрен ялгышмыйча әйтеп бирергә һәм мәгънәсен аңлатырга. Вәли кибеткә керү шартын белгәч, бик уңайсызланып, өйдән дә чыкмыйча, күңелсезләнеп утыра икән:

– “Эх, әниемнең сүзләрен тыңлап, абыйларым белән бергә, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнгән булсам, мин дә юл билгеләрен белгән булыр идем, өстәвенә, яңа уенчыгым да булган булыр иде” – дип, саташып ята. Йокы аралаш, әнисенә төшен сөйләп бирә. Әнисе баласын тынычландырып:

– ”Ярар балам, яңа уенчык алырбыз,”- дип баласының башыннан сыйпап сөя. Вәли кинәт күзләрен зур итеп ачып:

– “Әнием, минем дә юлда йөрү кагыйдәләрен беләсем килә” – ди. Зөһрә шатланып елмая. Икенче көнне кибеткә барганда, әнисе Вәлигә юлда очраган һәрбер юл билгесенең мәгънәсен аңлатып бара. Вәли дә бик кызыксынып сораулар яудыра. Әнисе ашыкмыйча, улының сорауларына бик теләп җавап бирә, чөнки Зөһрә белә, олылар үрнәге – иң яхшы өйрәтү чарасы. Баланы урамда үзен тәртипле тотарга һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә – әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә алар, үзләре дә юл кагыйдәләрен бервакытта да бозарга тиеш түгелләр.

Лаеш районы «Акварелька» балалар бакчасының тәрбиячесе

Сафина Лалә Хәмзә кызы