Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 апреля 2023 07:50

Керпегә энәләр нигә кирәк?

Керпе башка җәнлекләрдән бөтен тәнен каплаган энәләре белән аерылып тора. Ул энәләр аңа нәрсәгә кирәк соң? «Аркасында алмалар, гөмбәләр йөртер өчен», – дип җавап бирергә ашыкма. Керпе алма да, гөмбә дә ашамый. Ул – ерткыч хайван, бөҗәкләр, вак кимерүчеләр, кәлтәләр, кош йомыркалары белән туклана. Ә энәләре аңа башка хайваннардан саклану...

Керпе башка җәнлекләрдән бөтен тәнен каплаган энәләре белән аерылып тора. Ул энәләр аңа нәрсәгә кирәк соң?

«Аркасында алмалар, гөмбәләр йөртер өчен», – дип җавап бирергә ашыкма. Керпе алма да, гөмбә дә ашамый. Ул – ерткыч хайван, бөҗәкләр, вак кимерүчеләр, кәлтәләр, кош йомыркалары белән туклана. Ә энәләре аңа башка хайваннардан саклану өчен кирәк. Үзенә куркыныч янаганда, керпе, йомарланып, энәле шарчык формасына керә, башын да энәләре эченә яшерә.

Зур керпенең 16 меңгә якын энәсе бар. Һәр энәнең озынлыгы – 2–3 см, киңлеге – 1 мм. Яңа туган керпе балаларының энәләре булмый, алар берничә сәгатьтән генә чыга. Бераздан ул энәләр катылана һәм очлая. Шулай итеп нәни керпе дә дошманнарыннан саклана ала.