Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 марта 2023 13:06

Ботка нигә тәмле?

Булган, ди, бер кыз. Ул әнисе пешергән рызыкларны ашарга бер дә яратмаган. Кәнфит-прәннек кебек татлыдан-татлыны гына сораган. Әнисе тегеләй әйтеп караган, болай әйтеп караган, кызый: Моны ашагач эчем авырта! — дип ялганлый икән. Әнисе аны врачка алып барган. Врач әйткән: — Сезнең кызыгыз тап-таза, — дигән. Кыз тагын хәйләгә сабышкан....

Булган, ди, бер кыз. Ул әнисе пешергән рызыкларны ашарга бер дә яратмаган. Кәнфит-прәннек кебек татлыдан-татлыны гына сораган. Әнисе тегеләй әйтеп караган, болай әйтеп караган, кызый:

Моны ашагач эчем авырта! — дип ялганлый икән.

Әнисе аны врачка алып барган. Врач әйткән:

— Сезнең кызыгыз тап-таза, — дигән.

Кыз тагын хәйләгә сабышкан.

— Күзем авырта! — дигән.

Әнисе тагын врачка алып барган. Врач:

— Кызыгызның күзләре сау-сәламәт, — дигән.

Әнисе алдына тагын ашарга куйган. Кыз тәлинкәне эткән дә:

— Колагым авырта! — дип акырып еларга тотынган.

Әнисе аны тагын врачка алып барган. Врач:

— Кызыгыз бик әйбәт ишетә, — дигән.

Шулай булса да әнисе кызына татлыдан-татлы ризык кына ашатырга мәҗбүр булган. Шулай итә торгач, әнисенең ипи алырга да акчасы калмаган. Шуннан әнисе манный боткасы пешереп биргән. Кыз:

— Манный боткасын песнәкләр ашасын! — дип акырыпбакырып еларга тотынган.

Әнисенең ачуы килгән.

— Мин пешергән ризыкларны яратмагач, корт чүпли торган

песнәккә әверел! — дигән.

Кыз песнәккә әверелгән, очып киткән, песнәкләр көтүенә кушылган. Тик ул чын песнәк булмаган шул. Песнәкләр яратып ашаган бөҗәкне авызына да каба алмаган.

Шулай йөри торгач, ачыккан һәм үзләренең өенә кайтып җиткән. Ачык тәрәзәдән очып кергән, өстәлдә үзе ашамый калдырган ботканы күргән. Тәлинкәгә очып кунган да ботканы ашарга тотынган. Үзе ашый икән, ә үзе:

— Тәмле, тәмле, нишләп мин моңарчы шулхәтле тәмле икәнен белмәдем икән, — дип сайраган.

Ашый торгач, корсагы шартлап ярылырдай булып тулган. Һәм шуннан кемгә әйләнгән дип уйлыйсыз? Билгеле инде, үзенә?

Шуннан соң әнисе нәрсә пешереп бирсә, шуны ашаган, аны бүтән бимазаламаган.

Сәмига Сәүбәнова