Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 марта 2023 06:21

Хәкимҗан Халиков шигырьләре

ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ Йокысыннан тора кояш Елмаеп-көлеп кенә. Болыт арасына да ул Елмаеп килеп керә. Уятканда да уята Нурларын сибеп кенә, һәм үстерә әни кебек Иркәләп, сөеп кенә. Шушы кояштай тормышның Кадерен белеп кенә, Яшәсен иде бар кеше Елмаеп-көлеп кенә.       ҮЗ-ҮЗЕНӘ Мин эшләрне аермыйм Карасына, агына. Тик торсам...

ЕЛМАЕП-КӨЛЕП КЕНӘ

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә,

һәм үстерә әни кебек

Иркәләп, сөеп кенә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Яшәсен иде бар кеше

Елмаеп-көлеп кенә.

 

 

 

ҮЗ-ҮЗЕНӘ

Мин эшләрне аермыйм

Карасына, агына.

Тик торсам да аз гына,

Барысын да сагынам.

Ничек укыганымны

Сөйләп бирер бишлеләр.

Өйгә кайтсам, кулларым:

«Кайда безгә эш?» —   диләр.

Алайса, дим, әйдәгез,

Идән юып алабыз.

Чиләк-көянтә белән

Аннан суга барабыз.

Әни эштән кайтуга,

Көлеп тора табыным

Ә шулай да пигәдер

Белмим ару-талуны.

Әллә инде эшләрем

Үзләре дә тырыша?..

Җан яраткан эш бит ул

Үз-үзенә булыша.

 

 

КАЙДА ИКӘН?

Китап алсам кулыма,

Ниләр килми уема:

Иә диңгездә йөзәм мин,

Яки илләр гизәм мин.

Көнләшеп тә алам мин

Китап геройларыннан:

— Их, үтәсе иде бер

Шуларның юлларыннан!..

Әти әйтә: —Юк инде,

Ә син егет бул инде.

Үз аягы, үз кулы,

Ьәр кешенең үз юлы.

Табарсың,— ди,— син аны

Чын кеше булсаң гына,

Иң авыр вакытта да

Сүзеңдә торсаң гына,

Алга омтылсаң гына…

Үз юлымны минем бит

Хәзер күрәсем килә.

Җирдәме ул, күктәме —

Шуны беләсем килә.

Киң микән ул, тар микән,

Маяклары бар микән?

Чыксам әгәр томанда

Яки көчле буранда,

Адашмаммы мин анда?

Чыннан да,

Кайда булыр минем юл?

Тизрәк табасы иде,

Ә аннары шул юлдан

Җырлап барасы иде!