Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 марта 2023 10:12

Без – кунакта: Чаллыда. 109 нчы балалар бакчасында.

Бүгенге сәфәребез Чаллы якларына. Казан сәламнәрен, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучыларына һәм 109 нчы “Курай” балалар бакчасына юлладык. Бу юлы да кунакчыл һәм үз эшләренең остазлары булган чаллыларны күреп сөендек. Равия Әюп кызы җитәкчелегендәге коллектив бик дус, тату. Җитешмәгән эшләре, менмәгән үрләре юк. Бакчадагы татар теле кабинеты гына...

Бүгенге сәфәребез Чаллы якларына. Казан сәламнәрен, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучыларына һәм 109 нчы “Курай” балалар бакчасына юлладык.

Бу юлы да кунакчыл һәм үз эшләренең остазлары булган чаллыларны күреп сөендек. Равия Әюп кызы җитәкчелегендәге коллектив бик дус, тату. Җитешмәгән эшләре, менмәгән үрләре юк. Бакчадагы татар теле кабинеты гына ни тора. «2022-2023 нче уку елында «Татнефть» хәйрия фондының матди ярдәме белән «Аллергия авырулары булган балалар өчен сөйләм үсеше студиясе» проекты тормышка ашырыла. Балалар «Антошка» дип аталган сенсор өстәл логопедия комплексын һәм «Мин дөньяны иҗат итәм» дип исемләнгән мультстудияне бик яратып кабул иттеләр. Логокомплекс балаларга белем бирү, аларны эшчәнлеккә җәлеп итү өчен программа тәэминаты белән тулысынча җиһазландырылган: авзларны өйрәтү, просодика, фонематика, лексика, сөйләм осталыгын үстерү күнегүләрен үз эченә ала. Ә мультстудия – әкият проблемаларын чишү җиһазының махсус сәхнәсе, ел вакытларын чагылдыручы арткы бизәлешләре бар. Комплектка әкият геройлары, STEM бурычларны чишү өчен конструктор элементлары, мини-робот, шөгыльләр өчен әсбаплар, методик җитәкчелек керә», дип таныштырды өлкән тәрбияче Шәймарданова Раилә Раиф кызы.

Бассейннары да искитмәле. Балага сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен барлык җиһазлар да булдырылган.

Алга таба да уңышлар юлдаш булсын Сезгә, дуслар!