Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 марта 2023 10:45

СалаваTikлар яратырга чакыра!

Бүген интернетта СалаваTikлар башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган, Резидә Әхиярова көенә иҗат ителгән «Яратыгыз!» җырының видеосы дөнья күрде. «Без кечкенә чакта әлеге җырны танылган опера һәи эстрада җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева җырлый иде. Без аның мәгънәсенә артык төшенмичә генә, гел кабатлый идек, кушылып җырларга ярата идек....

Бүген интернетта СалаваTikлар башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган, Резидә Әхиярова көенә иҗат ителгән «Яратыгыз!» җырының видеосы дөнья күрде.

«Без кечкенә чакта әлеге җырны танылган опера һәи эстрада җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева җырлый иде. Без аның мәгънәсенә артык төшенмичә генә, гел кабатлый идек, кушылып җырларга ярата идек. Бүгенге заман балалары да бу җырны ишетеп үсәргә тиеш дип саныйбыз. Чөнки шигъри юлларда туган илгә дә, туган телгә дә, газиз әнигә дә, яраткан һәр кешегә мәхәббәт хисе салынган. Бу җырның нәкъ 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көне алдыннан башкаруыбыз юкка түгел. Хатын-кыз – дөньяга яңа кеше тудыручы, сабыена мәхәббәт, мәрхәмәтлелек орлыкларын салучы кеше ул. Сабыйларыбыз күңеленә яхшылык орлыклары чәчсәк, алар яхшылык җимешләрен бирерләр. Дөрес, бу җыр балаларга атап язылмаган. Шулай да, аның сүзләрен нәни тамашачыларыбыз да истә калдырыр. «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән акыл иясе Риза Фәхретдин. Кечкенәдән тыңлап үскән җырлар мәңге онытылмас» дигән теләктә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Берсеннән-берсе мәрхәмәтле, берсеннән-берсе шәфкатьле җырлары белән халык күңеленә кергән шагыйрь ул – Роберт Миңнуллин. «СалаваTik»лар аның cүзләренә язылган җырларны беренче генә башкармыйлар. «Әни кирәк», «Әйлән-бәйлән» җырларын бик яратып кабул иттеләр. «СалаваTik»ларның һәр җырын үзебезнең бәйрәмнәрдә җырлыйбыз, көенә кушылып биибез. «Әни кирәк» җыры өчен аерым рәхмәт. Биюне башкарганда, әниләребезнең шатлыктан хәтта күзләре яшьләнде. Сездән тагын бик күп моңлы җырлар көтеп калабыз» – ди Казан шәһәре Киров районы 2 нче билингваль балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айгөл Гыйләҗева.