Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 марта 2023 12:44

Энәсез керпе буламы?

Дустым, синең керпе күргәнең бармы? Аны урманда, паркта, бакчада очратырга мөмкин. Бәлки, син бу җәнлекне зоопаркта күргәнсеңдер, яисә энәләренә алма, гөмбә эләктергән шаян керпе сиңа китап битеннән йә телевизор экраныннан елмайгандыр. Әйе, керпе башка җәнлекләрдән бөтен тәнен каплаган күпсанлы энәләре белән аерылып тора. Ул энәләр аңа нәрсәгә кирәк соң? “Аркасында...

Дустым, синең керпе күргәнең бармы? Аны урманда, паркта, бакчада очратырга мөмкин. Бәлки, син бу җәнлекне зоопаркта күргәнсеңдер, яисә энәләренә алма, гөмбә эләктергән шаян керпе сиңа китап битеннән йә телевизор экраныннан елмайгандыр. Әйе, керпе башка җәнлекләрдән бөтен тәнен каплаган күпсанлы энәләре белән аерылып тора. Ул энәләр аңа нәрсәгә кирәк соң?

“Аркасында алмалар, гөмбәләр йөртер өчен”, – дип җавап бирергә ашыкма. Керпе – ерткыч хайван, ул бөҗәкләр, вак кимерүчеләр, кәлтәләр, кош йомыркалары белән туклана. Ә энәләре аңа башка хайваннардан саклану өчен кирәк. Үзенә куркыныч янаганда, керпе, йомарланып, энәле шарчык формасына керә, башын да энәләре эченә яшерә.

Зур керпенең энәләре 16 меңгә җитә, аларның озынлыгы – 2–3 см, киңлеге – 1 мм. Яңа туган керпе балаларының энәләре булмый. Берничә сәгатьтән соң нәни җәнлекләрнең тәннәре йомшак энәләр белән каплана, ә күзләрен керпе балалары бары тик ике атнадан гына ачалар. Бераздан керпе балаларының йомшак энәләре катылана һәм очлая. Бу аңлашыла да: нәни керпеләрнең урманда дошманнары бик күп шул.

Ә менә Бөек Британиянең Фокси-Лодж тыюлыгында Нильс исемле энәсез керпе яши. Аның тәнендә бер генә энә дә юк. Мондый керпегә кыргый табигать шартларында яшәве бик кыен, шуңа күрә тыюлык хезмәткәрләре аны үз карамакларына алганнар. Энәсез булуын исәпкә алмаганда, керпе сау-сәламәт, ди табиблар. Энәләре чыксын өчен, аңа көн саен массаж ясыйлар. Тик энәләр күренми, ә менә массажны Нильс бик яратып кабул итә икән.