Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 февраля 2023 10:48

Аю белән керпе кышны ничек каршылаган

Яшәгән ди, булган ди керпе белән аю баласы. Алар кара урман эчендәге кечкенә генә аланлыкта көн күргәннәр. Алар яз-җәй көннәрендә күңел ачалар, уйныйлар икән. Көз көне кышка азык әзерләгәннәр, табышлары белән уртак бүлешеп, дус-тату яшәгәннәр. Ләкин, бу ел бик коры килгән, яңгырлар җәй буе яумаган. Урманнардагы барлык яшеллекләр кипкән, корыган....

Яшәгән ди, булган ди керпе белән аю баласы. Алар кара урман эчендәге кечкенә генә аланлыкта көн күргәннәр. Алар яз-җәй көннәрендә күңел ачалар, уйныйлар икән. Көз көне кышка азык әзерләгәннәр, табышлары белән уртак бүлешеп, дус-тату яшәгәннәр. Ләкин, бу ел бик коры килгән, яңгырлар җәй буе яумаган. Урманнардагы барлык яшеллекләр кипкән, корыган. Гөмбәләр, җиләкләр төбе-тамырлары белән юкка чыккан ди. Хәтта агачтагы җиләк-җимешләр, чикләвекләр корган, кортлаган. Чәчәкләр кору сәбәпле, бал кортлары да бал туплый алмаган.

Керпе белән аю баласы борчуга калган. “Нишләргә инде хәзер? Кышка азык ничек тупларга? Кышны ничек чыгарга?” дигән сораулар борчыган аларны. Инде көз дә җиткән, ә аларның тамак туйдырырлык та ризыклары юк ди.

Менә көннәр суыта башлаган, инде яфраклар коелып беткән, бөҗәкләр дә калмаган. Керпе белән аю баласы, аптыраганнан кипкән яфрак, агач кайрысы һәм чыршы күркәсен ашап караганнар. Ләкин, ул гына алар өчен аз булган.

Карлар яуган, буран чыккан:

 Инде үлемебез шушы икән,- дип уйлаганнар алар. Суыктан качар өчен үзләренә өн казыганнар. Шунда кереп, берсенә-берсе сыенып җылылык эзләгәннәр һәм арып-талып йокыга киткәннәр. Озак йоклаганнар алар, бик арыган булганнар. Уянып китсәләр, ни күзләре белән курсеннәр, яз җиткән икән. Керпе белән аю баласының сөенечләре эчләренә сыймаган:

 Исән калдык,  диешкәннәр, һәм азык эзләп киткәннәр. Шуннан бирле, аю белән керпеләр кышны йоклап үткәрә башлаганнар ди.

Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесе

Тәрбияче: Сәлимова Фәнзилә Шамил кызы