Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 января 2023 12:35

Без – кунакта: Кайбычта.

Кайбыч районы Кошман авылының мәдәният үзәгендә бик матур чара булып узды. Районда “Тату сыйныф серләре” бәйгесе 2017 елдан бирле үткәрелә икән. Без дә шундый матур чараның шаһитлары булдык. Әти-әниләр һәм укучылар белән берлектә бик зур көч куеп әзерләнгән чарада барлык район укучылары көч сынашты. Җыр-биюгә, кул эшләренә оста әти-әниләрне, балаларны...

Кайбыч районы Кошман авылының мәдәният үзәгендә бик матур чара булып узды. Районда “Тату сыйныф серләре” бәйгесе 2017 елдан бирле үткәрелә икән. Без дә шундый матур чараның шаһитлары булдык. Әти-әниләр һәм укучылар белән берлектә бик зур көч куеп әзерләнгән чарада барлык район укучылары көч сынашты. Җыр-биюгә, кул эшләренә оста әти-әниләрне, балаларны хозурланып күзәттек.

Кошман мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән дә якыннан танышу насыйп булды.  Бүгенге көндә мәктәп шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтов) исемен йөртә. Мәктәптә каләм чарлаучы балаларны туплаган “Көмеш каләм” түгәрәге эшләп килә. Балалар белән берлектә бик матур газета да чыгарып мәктәп эшчәнлеген яктыртып баралар.

Кирпеч сугучылар төбәге буларак та, Кошман авылының даны еракларга таралган. Бүген дә мәктәптә балчыктан чүлмәк ясау түгәрәге гөрләп эшли. “Кичен дә, дәресләрдән соң да эшлибез” дип үз эшләре белән таныштырды түгәрәкнең җитәкчесе Насретдинов Айдар Линар улы. Әвәләргә яраклы балчыклары да үзләрендә икән. Эшлим, өйрәтәм дигән остазга бар да бар. Менә шулай, гөрләп яши кошманлылар!

Кошман балалары, ата-аналары өчен сөенеп кайттык. Алга таба да уңышлар сезгә!

Галерея