Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 января 2023 06:39

Тылсымлы рәсем: шаян медуза

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының өченче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе, Буа, Азнакай, Әлки, Кукмара, Башкортостанның Кушнаренко районыннан балалар катнашты. Алар балавызлы бурлар ярдәмендә кәгазьдә медуза рәсеменең контурын ясадылар. Рәсемне акварель буяулар белән буягач, чып-чын тылсым барлыкка килде: медуза,...

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының өченче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе, Буа, Азнакай, Әлки, Кукмара, Башкортостанның Кушнаренко районыннан балалар катнашты. Алар балавызлы бурлар ярдәмендә кәгазьдә медуза рәсеменең контурын ясадылар. Рәсемне акварель буяулар белән буягач, чып-чын тылсым барлыкка килде: медуза, әйтерсеңлә җанланып, акварель буяулар астыннан өскә «калкып» чыкты!

Проектның алып баручысы, «Салават күпере» журналының баш рәссамы Әлфия Йосыпова медуза гына ясап калмады, бары тик чын рәссамнар белә торган серләр белән дә уртаклашты. Әйтергә кирәк, балалар да рәссам апаларыннан бер дә калышмадылар: берсеннән-берсе матур шаян медузалар иҗат иттеләр. Медуза турында сөйләнгән кызыклы фактлар, бу җан иясе хакындагы видео шөгыльнең файдасын бермә-бер арттырды. «СалаваTik» төркеменә кушылып «Елмай» җырын җырлау исә нәниләрнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде.

Киләсе дәрестә яшь рәссамнар фломастер, төсле кәгазь һәм кәгазь салфеткалар ярдәмендә ап-ак куян рәсемен ясарлар. Проектның рәссамы Әлфия Йосыпова әйтүенчә, мондый шөгыль баланың вак моторикасын үстерә, аның фикерләү сәләтен арттыра.

Һәр пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 10да үткәрелә торган бушлай онлайн рәсем-дәресләренә сезне дә көтеп калабыз, дуслар! Дәрескә кушылу өчен «Салават күпере» журналының телеграм аккаунтынаhttps://t.me/salavatkuperкерегез! Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Галерея