Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 января 2023 10:12

Тылсымлы рәсем: кышкы урман.

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының икенче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче бик күп бала катнаша ала. Бүгенге дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кышкы урман️ рәсемен ясадылар. Алар карандаш һәм пумала белән генә...

Ихлас балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Тылсымлы рәсем» проектының икенче дәресе узды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу дәрестә берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче бик күп бала катнаша ала. Бүгенге дәрестә Казан, Саба, Әлмәт, Кайбыч, Балык Бистәсе балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кышкы урман️ рәсемен ясадылар. Алар карандаш һәм пумала белән генә түгел, ә губка, мамык таякчыклары белән дә ясарга өйрәнделәр.

Киләсе дәрестә яшь рәссамнар, балавызлы бур, акварель буяулар белән су асты дөньясының картинасын иҗат итәчәк. Мондый ял фантазияне һәм иҗади талантны үстерә, күзаллауларны киңәйтә ди, проектның идея авторы – «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Алга таба да zoom-дәресләр аудиториясе көннән-көн киңәя барыр дигән нияттә калабыз. Чөнки онлайн-дәресләрдә профессиональ рәссамнан чын рәсем дәресләре алу, төсләрне дөрес куллану, матурлыкны тоемлауга өйрәнү, төрле техникалар ярдәмендә рәсем ясау серләренә төшенү, шулай ук саф татар телендә сөйләшү, аралашу мөмкинлеге тудырыла.

Һәр пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 10да үткәрелүче бушлай онлайн рәсем-дәресләренә сезне дә көтеп калабыз, дуслар! Дәрескә кушылу өчен «Салават күпере» журналының телеграм аккаунтына https://t.me/salavatkuper  керергә һәм сылтама аша кушылырга була. Рәхим итегез!

Гөлназ Ярмиева

 

Галерея