Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 января 2023 13:48

Шәүкәт Галиев шигырьләре

Туган тел Туган тел — иң татлы тел, Туган тел — иң тәмле тел. Тәмле дип, телең йотма — Туган телне онытма! Шәүкәт Галиев   Җирдә миңа ни кирәк? Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәгән өй кирәк! Әти дә әни кирәк! Без...

Туган тел

Туган тел — иң татлы тел,

Туган тел — иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма —

Туган телне онытма!

Шәүкәт Галиев

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

Шәүкәт Галиев