Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 января 2023 13:12

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

Чүлмәк сатыш Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар. Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса. Берәү чүлмәк алучы була һәм: — Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый. Хуҗа: — Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки: — Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди. Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы...

Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

 

Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый…

Шулай дип җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

 

 

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бер­бер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.