Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 декабря 2022 12:47

Хәрәкәтле уеннар.

Утырып арыдык   Утырып инде арыдык, Бераз ял итеп алыйк. Кулларны билгә куеп, Башларны чайкап карыйк. Куллар билгә, өскә, янга. Утырып-торып алыйк. Кушаяклап сикерик тә Урыныбызга утырыйк. хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала     Без шулай ял итәбез     Без әле бераз арыдык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга,...

Утырып арыдык

 

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала

 

 

Без шулай ял итәбез

 

 

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары — артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.