Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 декабря 2022 12:41

Мәкальләр, әйтемнәр

* Рәхмәт кемгә дә рәхәт. * Кош — канаты белән, кеше дуслары белән көчле. * Дустың булмаса — эзлә, тапсаң — югалтма. * Кешегә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз. * Татлы тел аюны да биетә. * Теле татлының дусты күп. * Тыйнаклык кешене бизи. * Бер ялганласаң, икенче...

* Рәхмәт кемгә дә рәхәт.

* Кош — канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

* Дустың булмаса — эзлә, тапсаң — югалтма.

* Кешегә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.

* Татлы тел аюны да биетә.

* Теле татлының дусты күп.

* Тыйнаклык кешене бизи.

* Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар.

* Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

* Өлкәннәргә хөрмәт — үзеңә дә хөрмәт.

* Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

* Әти-әни — чын дустым, дус-ишләрем — юлдашым.

* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

  олыгайгач, үзе дә игелек күрмәс.

* Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

* Бердәм өйдә бәрәкәт була.

* Яктылык — кояш янында, яхшылык — ана янында.

* Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

* Туган илем — туган өем.

* Иленнән аерылган — канаты каерылган.