Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 декабря 2022 12:02

Куян

Көзнең соңгы көннәре җитте, кышка да ерак калмады. Куян кыска соры йонын койган, аңа озын ак йон үсә башлаган. Башта аның койрыгы, арт аяклары агара, һәм ул ак итек кигән кебек күренә. Аркасының да арт өлеше ак. Озын колаклары да ак. Бары тик колак очлары гына кара. «Декабрь кергәч, бөтенләй агарырмын...

Көзнең соңгы көннәре җитте, кышка да ерак калмады. Куян кыска соры йонын койган, аңа озын ак йон үсә башлаган. Башта аның койрыгы, арт аяклары агара, һәм ул ак итек кигән кебек күренә. Аркасының да арт өлеше ак. Озын колаклары да ак. Бары тик колак очлары гына кара. «Декабрь кергәч, бөтенләй агарырмын әле, колак очларым гына кара килеш калыр», — ди Куян.

Менә декабрь узып та китте. Гыйнвар ае башланды. Куян өчен иң авыр вакыт инде бу. Суык. Ә шушы үзәк өзгеч суыкка ачлык та килеп өстәлә. Ерткыч җәнлекләр дә тынычлык бирми. Әле ярый Куянның аяклары йөгерек, артыннан берәрсе җитә башласа, ул тизрәк олы юлга чыгу җаен карый. Такыр юлдан бик тиз элдертә ул. Ау этләренә дә тоттырмый, төлкеләргә дә исе китми аның. Олы юлда ашарга табыла. Салам, печән учмалары очраштыргалый. Туңса, юл буйлап арлы-бирле чабып йөри шунда, үз ишләрен очратып, шаяртып, уйнап та ала. Йокларга да шул тирәдәрәк кала. Ятар алдыннан, эзләрен яшермәкче булып чуалтып бетерә. Аннары якындагы куак төбенә сикерә дә посып ята бирә. Куянның тагын бер кызык гадәте бар: йоклаганда, күзләрен йомып бетерми. Ул-бу була калса, шундук табан ялтыратырга әзер тора.

Гарәфи Хәсәнов