23 декабря 2022 11:45
Нурия Измайлова шигырьләре
Йоклар алдыннан ... Көн киткән дә, төн җиткән, Кояш йокыга киткән. Аңа комачаулама, Йокла, улым, шаулама! Көлсәң, ашаган чакта, Үсәлмәссең ашап та. Еласаң, йоклар чакта, Ошарсың ябалакка! Без чәбәкәй итәбез Чәп-чәп, чәбәкәй, Безнең Солтан бәләкәй. Ул акыллы, ул тәтәй, Килмә монда, кәҗәкәй!
Йоклар алдыннан
... Көн киткән дә, төн җиткән,
Кояш йокыга киткән.
Аңа комачаулама,
Йокла, улым, шаулама!
Көлсәң, ашаган чакта,
Үсәлмәссең ашап та.
Еласаң, йоклар чакта,
Ошарсың ябалакка!
Без чәбәкәй итәбез
Чәп-чәп, чәбәкәй,
Безнең Солтан бәләкәй.
Ул акыллы, ул тәтәй,
Килмә монда, кәҗәкәй!