Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 ноября 2022 11:59

Дөресе аның шулай...

(Нәни хикәя) Әтисе кызын балалар бакчасыннан алган. Сөйләшә сөйләшә, өйләренә кайтып баралар. — Кызым, бигрәк күп сорау бирәсең, һаман мине сөйләндерәсең, тәмам арыттың бит, — ди әтисе. — Менә хәзер мин сиңа сорау бирим әле. Син җавап бир. Рәхәтләнеп сөйлә. — Нәрсә сөйлим? — ди кызчык. — Бүген бакчада нинди...

(Нәни хикәя)

Әтисе кызын балалар бакчасыннан алган. Сөйләшә сөйләшә, өйләренә кайтып баралар.

— Кызым, бигрәк күп сорау бирәсең, һаман мине сөйләндерәсең, тәмам арыттың бит, — ди әтисе. — Менә хәзер мин сиңа сорау бирим әле. Син җавап бир. Рәхәтләнеп сөйлә.

— Нәрсә сөйлим? — ди кызчык.

— Бүген бакчада нинди уеннар уйнадыгыз? Шуны сөйлә, — ди әтисе кызына.

— Без бүген бакчада кулга-кул тотынып, түгәрәк ясап, сәйлән-бәйлән уйнадык, — ди кыз.

— «Сәйлән-бәйлән» түгел, «Әйлән-бәйлән» уены ул, кызым, — ди әтисе.

— Тәрбияче апа да « Әйлән-бәйлән» дип әйтә. Дөрес әйтми. Син дә ялгыш әйтәсең, — ди кыз.

— Менә сиңа?! Тәрбияче апаң да дөрес әйтми. Мин дә ялгыш әйтәм... Ничек инде алай? — ди әтисе.

— Шуны да белмисез. Үзегез зурлар. Ә без — кечкенәләр, сәйлән кебекләр. Шуңа күрә без «Сәйлән-бәйлән» уйнадык. Дөресе аның шулай, — ди кыз.

Рөстәм Мингалим