Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 ноября 2022 07:38

Роберт Миңнуллин шигырьләре

Ак мизгел  Яратам мин ап-ак төснеБөтен дөнья ап-ак төсле.Куяннар да ак тун кигәнКаеннар да ак туннан. Бүреккә дә, керфеккә дәБорынга да ак кунган.Биек булып, ап-ак булыпУрамга ак кар яуган. Көне буе шау-гөр килепШуабыз шул ак таудан.         Ява карлар, яңа карлар… Ява карлар, яңа карлар – Кышның...

Ак мизгел 


Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.


Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.


Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.

 

 

 

 

Ява карлар, яңа карлар…

Ява карлар, яңа карлар –

Кышның ак гөлләре.

Якты булсын, ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне.

Ява карлар, яңа карлар,

Ак – гомер юллары,

Дәвам итсен гомер буе

Тынычлык еллары.

Яңгырасын җир өстендә

Тынычлык җырлары.

 

 

Ак кыш

Яратам мин ап-ак төсне

Бөтен дөнья ап-ак төсле

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Шундый якты, шундый нурлы,

Бөтен дөнья ак кына…

Ап-ак була белә шулай

Безнең туган як кына.