Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 ноября 2022 09:59

Бари Рәхмәт шигырьләре

Әби белән бабушка Ике карчык гөрләшәләр тышта, Берсе — әби, берсе — бабушка, Берсе — оек, берсе чулок тоткан, Икесе дә оста бик эшкә.   Дуслар да бик: пирог пешкән көнне Әбине дә дәшә бабушка, Бәлеш пешкән көнне бабушканы Дәшми калмый әби бәлешкә.   Белгән сүзен русча, белмәгәнен Үз телендә...

Әби белән бабушка

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе — әби, берсе — бабушка,

Берсе — оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

 

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

 

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка, аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

 

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

 

 

 

 

Бабай белән дедушка

 

Бабай белән дедушка

Бергә йөриләр эшкә,

Бабайның исеме Рәхим,

Дедушканың — Трофим. —

Әби карчык — Мәрфуга,

Ә бабушка — Матрена.

Кече улы Рәхимнең

Яшь кияве Трофимның

Кияүнең исеме Риза,

Киленнең исеме Лиза.

Әби Лизадан риза,

Лиза әбидән риза.

Мәтрүнә кодагый да

Мәрфуга кодагыйга

Яхшы карый, мактый бик:

«Кудагый бик якши» ди.

Әби белән бабушка,

Бабай белән дедушка —

Кодагыйлар, кодалар,

Бик күңелле торалар.

Бабай сөйли көлдереп,

Ниләр булганны элек:

— Раньше девками гулять,

Русский девке взять

Китап «грех» дип писал.

Мулла никах не читал.

Теперь инде можно, — ди.

Ул заманнар узды, — ди.

Бабай белән дедушка,

Әби белән бабушка —

Кодагыйлар, кодалар

Хәйран гына торалар.

Б.Рәхмәт