Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 ноября 2022 11:46

Кыш турында шигырьләр җыентыгы

Гөлшат ЗәйнашеваКыш килде Ап-ак тун киеп, кыш килде,Яфрак-яфрак кар ява.Без дә кидек җылы туннар,Куркытмый салкын һава. Чормадан сикереп төштеЧаңгылар һәм чаналар.Ак мамыктай ап-ак кышныСагынып көткән алар.Сөенәбез, шатланабыз,Күңелле үтә кышлар.Чаңгы, чана, тимераяк – Безнең иң якын дуслар.     Нур ГайсинБер яшькә үстем Көн салкын, тыштаУйный кар-буран,Ак төскә керде –Бизәлде урам....

Гөлшат Зәйнашева
Кыш килде

Ап-ак тун киеп, кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.


Чормадан сикереп төште
Чаңгылар һәм чаналар.
Ак мамыктай ап-ак кышны
Сагынып көткән алар.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.

 

 

Нур Гайсин
Бер яшькә үстем

Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам.

Ямьле Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.

Тагын ямьлерәк
Итәргә илне,
Иске ел үтеп,
Яңа ел килде.

Кыш бабай, мине
Бүген син макта,
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта.

 

 

Җәвад Тәрҗеманов
Кыш

Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.