Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 августа 2022 11:07

Светофорга багышланган шигырьләр җыелмасы

Бүген Халыкара светофор көне. Бәйрәм белән, дускайларыбыз! Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәк. Сак булыгыз!   Светофорның өч күзе Урамнарны Күзәтеп, Узганнарны Кисәтеп, Чатта тора...

Бүген Халыкара светофор көне. Бәйрәм белән, дускайларыбыз!

Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәк. Сак булыгыз!

 

Светофорның өч күзе

Урамнарны

Күзәтеп,

Узганнарны

Кисәтеп,

Чатта тора

Светофор,

Сакта тора

Светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора

Өч сүзне:

— Кузгалма! — ди

Кызыл күз.

— Сабыр! — дия

Сары күз.

— Ярый! — дия

Яшел күз.

Без дә аңа

Карыйбыз,

Күзебезне

Алмыйбыз,

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз:

— Кузгалма! — ди

Кызыл сүз.

— Сабыр! — дия

Сары сүз.

— Ярый! — дия

Яшел сүз.

Шәүкәт Галиев

Светофор — тәмлетамак?!

Светофордан

Сорадым бүген:

– Нигә кып-кызыл

Синең бер күзең?

Елмаеп, миңа

Ул болай диде:

– Кызыл помидор

Ашаган идем...

Светофордан

Сорадым тагы:

– Икенче күзең

Нигә сап-сары?

Елмаеп, янә

Ул болай диде:

– Иртән лимонлап

Чәй эчкән идем...

Сорамый тагы

Буламы түзеп:

– Нигә ямь-яшел

Өченче күзең?

Балкып елмайды

Һәм әйтте аннан:

– Ашаган идем

Ямь-яшел алма...

Шаярта ла ул –

Беләм ич инде!

...Шулай да торам

Ялмап иренемне.

Ләбиб Лерон

Светофор

Бу ни хикмәт, тамаша?

Янып тора кызыл ут

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор.

Үрелде дә малайның

Алма кебек кызартып

Борып алды колагын:

— Йөри-йөри кыланып

Машинаны ек тагын!

Нәрсә булды, туктале —

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

Рәшит Бәшәр

Светофор

Карап-карап торам да мин,

Уйлап-уйлап торам да,

Куркып куям: ай-һай кыен

Йөрүләре урамда!

Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе:

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе.

Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай йә машина,

Йә булмаса, мотороллер

Килә чыга каршыңа!

Йә сызгырта сыбызгысын

Милиционер абый.

Йөри белмәсәң урамда,

Ул әллә каян таный!

Ялт чыгасың тротуарга —

Сизелми дә калына.

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл малайларына!

Алмаз исә уйламый да —

Ят түгел аңа кала.

Машиналы урамда ул

Туйганчы йөри ала.

Бу шау-шулы урамнарда

Алмаз да йөрми тормый.

Тик урам аша чыгулар

Алмазга берни тормый.

Башта сул якка карый ул,

Аннан уң якка карый.

Аннары миңа борыла:

— Хәзер чыксаң да ярый!

Ни булды соң «Волга»ларга,

«ГАЗ»га, «МАЗ»га, «КамАЗ»га?

Выжлап килеп туктыйлар да

Юл бирәләр Алмазга.

Баксаң, алда светофор

Тора икән лә сакта.

Чыгалар икән урамнан,

Яшел ут янган чакта.

КЫЗЫЛ, САРЫ УТ ЯНГАНДА

ЯРАМЫЙ, ДИ, ЧЫГАРГА.

ЯНГАН ЧАКТА ЯШЕЛЕ

КИРӘК ИКӘН ЧЫГАРГА...

Роберт Миңнуллин

Светофор

Без бакчага барабыз

Иртән, ашыга-ашыга.

Машиналар ашыга,

Килеп чыга каршыга.

Ярый әле, шул чакта

Светофор тора чатта.

Җемелдәтеп өч күзен

Әйтеп сала өч сүзен.

Кызыл әйтә: «Туктап кал!»

Сары әйтә: «Игътибар!»

Яшел әйтә: «Юл ачык!

Карап кына атлап чык».

Әмма ләкин бар чатта

Светофор тормый сакта.

Юл аркылы чыгулар

Мең газап ла бу чакта.

Без бергәләп җырлыйбыз

Бүген сезгә шул хакта.

Урамнарда һәр чатта

Светофор торсын сакта.

Җемелдәсен өч күзе,

Әйтеп салсын өч сүзне.

Кызыл әйтсен: «Туктап кал!»

Сары әйтсен: «Игътибар!»

Яшел әйтсен: «Юл ачык!

Карап кына атлап чык».

Әй сез, өлкән абыйлар,

Безнең хәлгә керегез.

Олы юллар чыкканда

Имгәнмәсен беребез.

Йолдыз

Светофор

Бервакытны әти белән

Машинада барабыз.

Дәште безгә Светофор:

–Туктагыз, ди, карагыз.

Кызыл утым янган чакта,

Юл бирегез барына.

Әзерләнә торыгыз, ди,

Сары янган чагында.

Ә карасак, шул арада

Яшел уты да янган.

Әйтте безгә:

–Кузгалыгыз, рәхим итегез, мадам!

Илсөяр Иксанова

Светофор 

 

Озын агайның өч күзе:

Кызыл, сары, яшел ут.

Икесе сүнеп торганда,

Берсе яна шунда ук.

Юл аша чыкканда, һәркем

Карый шушы күзләргә.

Һәрбер күзнең – үз фәрманы,

Һич кирәкми сүзләр дә.

Сары күз янса – “Көтеп тор!”

“Тукта!” – кызыл янганда.

“Тизрәк бул, алга атла!” –

Яшел күз елмайганда.

Гөлфия Юнысова