Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 августа 2022 11:09

Йорт хайваннары турында шигырьләр

  Кәҗә Кәҗә безгә йон бирә, Кәҗә безгә сөт бирә. Тик шунысын яратмыйм: Җәен бакчага керә. Мөнир Мазунов Бәтиләр Үсә безнең фермада Бик күп нәни бәтиләр. -Бә! – диләр. – Бә! – диләр, Башка бер сүз әйтмиләр. -Ничек исемнәрегез? – Дип сорагач, бәтиләр: -Бә! – диләр. – Бә! – диләр,...

 

Кәҗә

Кәҗә безгә йон бирә,

Кәҗә безгә сөт бирә.

Тик шунысын яратмыйм:

Җәен бакчага керә.

Мөнир Мазунов

Бәтиләр

Үсә безнең фермада

Бик күп нәни бәтиләр.

-Бә! – диләр. – Бә! – диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

-Ничек исемнәрегез? –

Дип сорагач, бәтиләр:

-Бә! – диләр. – Бә! – диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

-Сезгә ничә яшь? – дигәч

Аңламыйлар бәтиләр:

-Бә! – диләр. – Бә! – диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

-Шәл бәйләргә йон безгә

Бирегезче, бәтиләр!

-Мә! – диләр. – Мә! – диләр,

Бөдрә тунлы бәтиләр.

Әминә Бикчәнтәева

Безнең сыер

-Әби, әби, әйт әле,

Сыер нигә мөгери?

-Карыны ачкан, улым,

Печән китер, йөгер, - ди.

-Ашап туйгач, ник сыер,

Сузып-сузып, “му-у” ди ул?

-Эчәсе килгән, улым,

Китер миңа су-у! – ди ул.

Нәкыйп Каштанов

Мияу!

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

Роберт Миңнуллин

Бәти

Бар белгәне “Бә”.

-Б-ә дә б-ә, - ди ул.

-Бу ни, - дисәгез, -

Безнең бәти ул.

Рафис Корбан

Маэмай

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә...

Муса Җәлил

Мыраубикә

Мыраубикә кызык та соң,

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

Дамир Гарифуллин

Безнең сыер

Безнең сыер өебезне яхшы белә,

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә,

Әйтерсең лә: “Мине каршы алыгыз! – ди,

Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!” – ди.

Әнәс Кари