Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 августа 2022 10:29

Витаминлы хәрефләр

«А» дигән витамин бар, «В» дигән витамин бар, «С» дигән витамин бар, «Д» дигән витамин бар. Түп-түгәрәк, вак-ваклар, Әйтерсең лә борчаклар, Кайсылары ап-аклар; Кайсылары ал гына! Ә үзләре бал гына! Иң уртасы Әчкелтем, Монысын белә ич һәркем– Матур булса да тышы, Эчендә файдалысы. «А» хәрефләрен алып, «В» хәрефләрен алып, «С»...

«А» дигән витамин бар,

«В» дигән витамин бар,

«С» дигән витамин бар,

«Д» дигән витамин бар.

Түп-түгәрәк, вак-ваклар,

Әйтерсең лә борчаклар,

Кайсылары ап-аклар;

Кайсылары ал гына!

Ә үзләре бал гына!

Иң уртасы

Әчкелтем,

Монысын белә ич һәркем–

Матур булса да тышы,

Эчендә файдалысы.

«А» хәрефләрен алып,

«В» хәрефләрен алып,

«С» хәрефләрен алып,

«Д» хәрефләрен алып, —

Күп хәрефләрне алып,

Һәммәсен тезеп сүзгә,

Шигырь яздым мин сезгә.

Шигырьләр бит, балалар,

Витамин кебек алар:

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Булса кайчак әчкелтем,

Монысын белә ич һәркем —

Хак сүз булмый төчкелтем!

Шәүкәт Галиев