Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 августа 2022 10:11

Белми

Күршебезгә бер малай Кунакка кайткан. Уйнаганда, болыннан ул Бер бөҗәк тапкан. «Камка бабай»ны иелеп Алды кулына. Такмаклады, ап-ак җәймә Җәеп юлына. Камканың шул исе китми, Берни ишетми. Гүя шәһәр малаен ул Үзенә иш итми: Мыегын да, канатын да Һич тә селкетми. Мин кулыма алган идем: — Камка, кач, — дидем,...

Күршебезгә бер малай

Кунакка кайткан.

Уйнаганда, болыннан ул

Бер бөҗәк тапкан.

«Камка бабай»ны иелеп

Алды кулына.

Такмаклады, ап-ак җәймә

Җәеп юлына.

Камканың шул исе китми,

Берни ишетми.

Гүя шәһәр малаен ул

Үзенә иш итми:

Мыегын да, канатын да

Һич тә селкетми.

Мин кулыма алган идем:

— Камка, кач, — дидем, —

Балаларың көтә сине,

Алар ач, — дидем.

Канатларын җилпеде дә

Китте ул очып.

Карап калды кунак малай

Авызын ачып.

Үпкәләде шәһәр кунагы —

Елмаймый, көлми.

Безнең авыл камкасы ул,

Урысча белми.

Йолдыз Шәрәпова