Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июля 2022 10:26

Туган көнсез малай

     Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә,...

     Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.

    Ә ятимнәр йортында туган көн бик кирәк. Туган көннәрен билгеләүче балаларга бу көнне тәмле ризыклар бирәләр, яңа киемнәр кидерәләр, алар янына туганнарын, дусларын чакыралар... Иң мөһиме, бу көнне аларны кыйнамыйлар. Хәтта иң усаллардан саналган Хәмис тә андыйларга сукмый. Шундый тәртип. Бу тәртипне беркем дә боза алмый.

    Айдарга көн саен диярлек "өлеш төшеп" тора. Буйга кечерәк шул ул. Тәнендә, буыннарында көч җыелып, урнашып кына килә. Җитәр бер вакыт, Айдардан да көчлерәк малай булмас, бөтен кеше аңа карап торыр... Бүген исә ул, сигез яше тулуга карамастан, һаман үзеннән кечерәкләр белән уйный, бүген ул яклауга мохтаҗ, туган көнгә мохтаҗ...

    Быел да 28 февральдән соң 1 март килде. Быел да Айдар туган көнсез калды. Иртән торуга ук, түшәгенә капланып, елап алды. Юк, беркемгә дә рәнҗеп яисә үпкәләп еламады ул. Ләкин тиккә дә еламады. Бүген тагын кыйналасын белеп, шул кыйналган вакытта еламас өчен елады. Чөнки белә: алдан елап, күз яшьләреңне түгеп, күңелеңне бушатып куйсаң, соңыннан, ничек кенә кыен, авыр булса да, еламый калырга мөмкин... Артык горур шул ул. Хәмис аны күпме үз янына алырга, үзенә йомышчы итәргә тырышып карады. Айдар барыбер баш бирмәде, кыйналса кыйналды, әмма Хәмиснең куштаны булмады.

    Иң рәнҗетелгән малай булгандыр инде, аның белән дуслашырга теләүче дә юк. Дөресен генә әйткәндә, Хәмистән куркалар. Ләкин Айдарның бер дусты бар. Ул - ятимнәр йортының мал абзарында яшәүче "Кызылканат" исемле ат. Бу йорттагы бөтен хуҗалык эшләрен шул ат башкара. Ни өчен Кызылканатмы? Кып-кызыл төстә ул. Чапканда озын яллары ике якка таралып, җилфердәп китә!.. Чын канатлар кебек.

   Айдар бүген дә аның янына керәчәк. Печән салачак, су китерәчәк, ялын тарап куячак... Аңа ятимнәр йортындагы яңалыкларны сөйләячәк. Әлбәттә, туган көне булмавы хакында да әйтәчәк ул Кызылкантка.

Галимҗан Гыйлманов

Дәвамы бар