Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 июля 2022 13:37

Болыт

Дустым, карале, күк йөзендә нинди матур болытлар йөзә! Алар нәрсәдән ясала соң? Эссе көннәрдә елга-күлләрдәге су, парга әйләнеп, күккә күтәрелә. Ә күктә җирдәгегә караганда салкынрак. Шуңа күрә пар яңадан су яисә боз тамчыларына әверелә. Бу тамчылар бер-берсенә кушылгач, болыт барлыкка килә. Болытлар һавага караганда күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә алар күктә...

Дустым, карале, күк йөзендә нинди матур болытлар йөзә!

Алар нәрсәдән ясала соң? Эссе көннәрдә елга-күлләрдәге су, парга әйләнеп, күккә күтәрелә. Ә күктә җирдәгегә караганда салкынрак. Шуңа күрә пар яңадан су яисә боз тамчыларына әверелә. Бу тамчылар бер-берсенә кушылгач, болыт барлыкка килә.

Болытлар һавага караганда күпкә җиңелрәк. Шуңа күрә алар күктә очып йөзеп йөриләр.

Ә менә болыт эчендәге су тамчылары күбәйгәч, ул авырая һәм җиргә яңгыр булып ява. Ә салкын кыш көннәрендә җиргә кар яисә боз булып төшә. Болытлар төрле төстә, формада һәм зурлыкта була. Җәй көне күк йөзендә мамык кебек йомшак ап-ак болытларны күрергә мөмкин. Алар – өем болытлар. Өем болытлар, төрле хайван, кош кыяфәтенә кереп, безнең белән рәхәтләнеп уйный сыман! Кечкенә өем болытлар гадәттә яңгыр алып килми. Алар көне буе яхшы һава торышы булачагын күрсәтеп тора. Ә менә, зураеп, биек булып үскәч, өем болытлар яңгыр болытларына әверелә. Мондый болытларны күрсәң, өйгә керергә ашык! Тиздән көчле яңгыр явачак! Кайвакыт күк йөзен бик түбән йөзә торган соры болытлар каплап ала. Болары – катламлы болытлар. Алар җылы һава белән салкын һава очрашканда барлыкка килә. Җәен һәм көзен алар озакка сузылган яңгырлар, ә кышын берничә көн ява торган кар алып килә. Кояшлы аяз көннәрдә бик биектә ак болытларны күрергә мөмкин. Мондый болытлар кош каурыйларына охшаган. Шуңа күрә аларны каурыйсыман болытлар дип атыйлар. Мондый болытлар күкнең буеннан буена сузыла һәм кояшны бер дә капламый. Болытлар беренче карашка бик җиңел булып тоела. Ә чынлыкта бу алай түгел! Уртача зурлыктагы болытның якынча авырлыгы – 500 тонна. Бу 80 фил авырлыгы кадәр! Син беләсеңме, болытларны таратып яисә алардан яңгыр яудырып та була икән! Моның өчен кешеләр очкычка утырып болыт өстенә менәләр һәм аңа махсус матдәләр сибәләр икән.