Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 августа 2022 13:44

Балаларга туган тел турында шигырьләр

Ат ник көлә?   Авылга әбиләренә Кунакка кайткан Ирек “Привет, конь!” – дипф                            исәнләшкән. Җирән кашканы күреп. Җирән кашка башын чайкап: –        Миха-ха-хай! – дип                            көлгән. “Ник көлә ул?” – диеп Ирек сораган әбисеннән. Әбисе хәйләкәр генә Елмаеп болай дигән: –        Үз телен оныткан, диеп көләдер, улым, синнән......

Ат ник көлә?

 

Авылга әбиләренә

Кунакка кайткан Ирек

“Привет, конь!” – дипф

                           исәнләшкән.

Җирән кашканы күреп.

Җирән кашка башын чайкап:

        Миха-ха-хай! – дип

                           көлгән.

“Ник көлә ул?” – диеп Ирек

сораган әбисеннән.

Әбисе хәйләкәр генә

Елмаеп болай дигән:

        Үз телен оныткан, диеп

көләдер, улым, синнән...

               Шамил Маннапов

 

Танышу

 

Күрсәтим дигән идем

Русча белгәнемне,

Әтәч тә аңламады

«Привет» дигәнемне.

— Ки-ке-ри-күк! — диде дә

Очты кунды киртәгә.

Акбай әйтә: «Татарча

Исәнләш, — ди, — иртәгә!»

Рәшит Бәшәр

Яхшы бел

 

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә — безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Шәйхи Маннур

Белми

 

Күршебезгә бер малай

Кунакка кайткан.

Уйнаганда, болыннан ул

Бер бөҗәк тапкан.

«Камка бабай»ны иелеп

Алды кулына.

Такмаклады, ап-ак җәймә

Җәеп юлына.

Камканың шул исе китми,

Берни ишетми.

Гүя шәһәр малаен ул

Үзенә иш итми:

Мыегын да, канатын да

Һич тә селкетми.

Мин кулыма алган идем:

— Камка, кач, — дидем, —

Балаларың көтә сине,

Алар ач, — дидем.

Канатларын җилпеде дә

Китте ул очып.

Карап калды кунак малай

Авызын ачып.

Үпкәләде шәһәр кунагы —

Елмаймый, көлми.

Безнең авыл камкасы ул,

Урысча белми.

Йолдыз Шәрәпова