Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 февраля 2021 13:12

ДӘРЕС ӘЗЕРЛӘГӘНДӘ

  Шундый авыр мәсьәлә Бирәләрдер нәрсәгә? Алай да чишеп карыйм, Болай да чишеп карыйм, Ә җавабы юк һаман…     Әни чыгып кухнядан: — Ник кызасың юкка? — ди.— Болай булмый, тукта,— ди,— Әрәм итмә көчеңне, Читкә куеп эшеңне,     Тирән итеп сула,— ди, (Шуннан нәрсә буладыр?..) — Тагын...

 

Шундый авыр мәсьәлә

Бирәләрдер нәрсәгә?

Алай да чишеп карыйм,

Болай да чишеп карыйм,

Ә җавабы юк һаман…

 

 

Әни чыгып кухнядан:

— Ник кызасың юкка? — ди.—

Болай булмый, тукта,— ди,—

Әрәм итмә көчеңне,

Читкә куеп эшеңне,

 

 

Тирән итеп сула,— ди,

(Шуннан нәрсә буладыр?..) —

Тагын сула, тагын,— ди,—

Файдасы бар аның,— ди.—

Бердән алып аннан соң

Йөзгә кадәр санарсың.

Йөреп килсәң дә ярый,

Чиләктәге чүп-чарны

Түгеп керсәң дә ярый…

 

 

Әниемне тыңладым:

Эш күп диеп тормадым,

Чүп түккәндә әле мин

Чебиләр дә ашаттым…

— Рәхмәт,— дидем,— әнием,

Физкультминут ясаттың…

 

 

Булды бит, әй, файдасы:

Мәсьәләне аннан соң

Шундук чишеп аттым мин!

Үзем дә шаккаттым мин.

Ачу чыккан һич юкка —

Рәхмәт физкультминутка!

Хәкимҗан Халиков