Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 августа 2020 10:30

Балалар өчен карбызның файдасы.

Халыкара Карбыз көне белән сезне! Балалар өчен карбызның файдасы. Җәйнең соңгы ае – август та башланып китте. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең иң күп вакыты, бигрәк тә сусыл карбызлар, кавыннар үзләренә тартып тора. Җәйге челләдә балаларны бу тәмле ризыклар белән сөендерәсе килә. Ә кечкенә балаларга карбыз биреп буламы? Алардан нинди файда? Балалар организмына...

Халыкара Карбыз көне белән сезне!

Балалар өчен карбызның файдасы.

Җәйнең соңгы ае  август та башланып китте. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең иң күп вакыты, бигрәк тә сусыл карбызлар, кавыннар үзләренә тартып тора. Җәйге челләдә балаларны бу тәмле ризыклар белән сөендерәсе килә. Ә кечкенә балаларга карбыз биреп буламы? Алардан нинди файда? Балалар организмына зыян булмыймы? Әлбәттә, карбызның файдасы күп, әмма баланың яшен дә, тәүлек норманы да исәпкә алырга кирәк. Карбыз тәмле «җиләк» генә түгел, ә балалар организмы өчен файдалы да.

л магний, калийга бик бай һәм кан тамырлары стеналарын ныгыта;

*сидек куу үзлегенә ия, организмнан зарарлы токсиннар һәм шлакларны чыгара;

*җәй көне сусауны һәм ачлыкны яхшы баса;

*эч кипкән вакытта булыша;

*балаларның артык авырлыгын киметергә ярдәм итә.

*карбыз составында җиләк-җимеш һәм глюкоза бар, алар баланың организмында җиңел үзләштерелә һәм аның үсешенә уңай йогынты ясый.

арбыз А, С, В витаминнарына бай.

арбызда организмны зарарлы матдәләрдән чистартырга ярдәм итә торган күзәнәк бар, ул ашкайнатуны яхшырта.

арбыз йөкле хатын-кызларга файдалы, чөнки анда  йөклелек һәм баланың үсешенә  яхшы йогынты ясый торган фолий кислотасы бар.

арбызда тимер бар.

Карбызның балалар өчен зыяны

Әйе, файдадан тыш, нормасын белмәсәң, карбыз бала сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин. Җәй башында сатып алган яшел карбызда күп нитратлар бар. Шуңа күрә бала мондый карбыздан соң агуланырга мөмкин.

Карбыз көчле сидек куу үзлегенә ия булу сәбәпле, бу бөерләр өчен зур сынау. Балага зыян китермәс өчен, педиатр белән киңәшләшергә онытмагыз. Балага карбыз кайчан бирергә соң? Яшь ярымнан соң бирү мәслихәт. Бу яшьтә баланың аш кайнату системасы карбызны үзләштерүгә әзер. Карбызны кабыксыз һәм орлыксыз бирергә кирәк икәнен дә онытмагыз. Ә күпме күләмдә ашатырга икәнен  педиатр белән киңәшләшү яхшырак.

Г.Ярмиева

pixabay.com