Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 июля 2020 06:33

Йөрәк өчен иң файдалы витамин

Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауда иң файдалы витамин турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Табиб сүзләренчә, организмда D витаминының дәрәҗәсен белү мөһим. Мәсәлән, Италия галимнәре 2007 елдан алып 2013 елга кадәр клиник тикшеренүләрнең мета-анализын уздырды һәм 32 эшнең 25ендә бу матдәнең түбән күрсәткечләренең артериаль гипертония...

Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауда иң файдалы витамин турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, организмда D витаминының дәрәҗәсен белү мөһим. Мәсәлән, Италия галимнәре 2007 елдан алып 2013 елга кадәр клиник тикшеренүләрнең мета-анализын уздырды һәм 32 эшнең 25ендә бу матдәнең түбән күрсәткечләренең артериаль гипертония үсеше куркынычы югары булуы арасында үзара бәйләнеш теркәлгәнен билгеләп үтте.

«D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче фактор буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалаганда һәм дәвалаганда комплекслы алым компонентларының берсе булырга мөмкин», — дигән кардиолог.

Россиядә 30-60 нг/мл күрсәткече нормаль санала. Бу күрсәткеч 20-30 нг/мл булганда, D витаминының җитешмәве һәм 20 нг/мл түбән булганда дефицит теркәлә.

Кардиолог сүзләренчә, канда D витамины дефициты булган очракта, препаратны табиб сайларга тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен дә контрольдә тотарга кирәк.