Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 марта 2017 13:00

Ике айлык нәни баланың көн тәртибе.

Ике айлык нәни баланың көн тәртибе - ул дөрес итеп көйләнгән йокы, ашау, уяу вакытлары. Көндәлек режимда гигиена кагыйдәләрен саклау да бик мөһим. Имезүче әниләр игътибарына берничә, әмма бик тә кирәкле, киңәшләр тәкъдим итәбез! Тулырак мәгълүматны түбәндәрәк укыгыз:

 

6:00 - Беренче ашату, иртәнге гигиена процедураларын башкару: подгузник алмаштыру, борын юлларын чистарту, ихтыяҗга карап тырнакларны кисү.

7:30-9:30 -  Көннең беренче яртысында йокы вакыты.

9:30-11:00 – Баланың уянган чагы. Бу вакытта бәләкчне корсагына яткырып, аркаларын ял иттерергә була. Икенче тапкыр ашату. Ашатканнан соң, баланы вертикаль халәттә күтәрергә киңәш ителә. Бу ризыкның яхшырак үзләштерелүенә  һәм баланың эчәкләрендә барлыкка килгән газларны чыгарырга ярдәм итәчәк. Әлеге процедуралардан соң, һава суларга урамга  да чыгарга  мөмкин.

11:00-13:00 - Көндезге йокы вакыты. Аны һавада үткәрсәгез файдалы.

13:00-14:30 - Өченче тапкыр ашату вакыты.

14:30-16:30 - Йокы вакыты.

16:30-17:30 - Дүртенче тапкыр ашату вакыты. Көннең бу өлешендә балагыз белән төрле күнекмәләр ясагыз: нарасыегызга балалар өчен махсус шигырьләр, такмаклар сөйләгез, уенчыклар ярдәмендә кызыклы шөгыльләр үткәрегез, балагызны тирә-юнь белән таныштырыгыз.

17:30-19:30 - Йокы вакыты.

19:30-21:00 - Бишенче тапкыр ашату вакыты. Хәзер инде баланы коендыру кебек җаваплы эшкә тотынырга була. Яңа гына юындырган бәбине сөлге белән корытканнан соң, киендерергә ашыкмагыз, өйдәге һава температурасы 22 градустан түбән булмаса, аңа биш минут булса да ялангач ятсын.

21:00-23:30 - Йокы вакыты.

23:30-00:00 - Алтынчы тапкыр ашату вакыты.

00:00-6:00 - Төнге йокы вакыты. 2 айлык баланың төнге ялы өчен менә дигән вакыт бу. Ләкин, кагыйдә буларак, нәни бала төнлә 1-2 тапкыр уянырга мөмкин. Бу очракта баланы имезүдән баш тартмагыз.