Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 марта 2017 12:42

Гаиләм – бәхет ачкычым.

«Яннарыңда булса якыннарың, Сөюләре җылытса күңелне. Синең өчен бар да үлеп торса, Әллә шушы бәхет түгелме?! » - дигән сүзләр белән башланып китте Каенсар клубында узган “Әти-әнием пар канатым” кичәсе. Гаилә ул безнең сыеныр урыныбыз, гаилә никадәр тату, бердәм булса анда яшәведә рәхәт, күңелле. Моның шулай икәненә  Каенасар “Ак каен”...

«Яннарыңда булса якыннарың,
Сөюләре җылытса күңелне.
Синең өчен бар да үлеп торса,
Әллә шушы бәхет түгелме?! »

- дигән сүзләр белән башланып китте Каенсар клубында узган “Әти-әнием пар канатым” кичәсе. Гаилә ул безнең сыеныр урыныбыз, гаилә никадәр тату, бердәм булса анда яшәведә рәхәт, күңелле. Моның шулай икәненә  Каенасар “Ак каен” гаилә балалар бакчасы коллективы, Каенсар авыл клубы, Яңга-Сала авыл китап-ханәсе белән берлектә оештырган бәйрәм кичәсеннән соң тагын бер кат инандык. Гаиләләр белән оештырылган әлеге очрашу  тәрбияви кыйммәткә ия кичә булды. Очрашуда  алты  гаилә катнашты, бакча мөдире Зөлфирә ханым Хәмидуллина һәр гаиләгә якын килеп әзерләгән иде кичәне.Бүгенге бәйрәмдә берәүдә читтә калмады , әфәрин диясе килә.Әти –әниләрдә, балаларда төрле юнәлешләр буенча көч сынаштылар: җыр –биюгә осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, шаянлыклары, бердәмлекләре, уңганлыклары күрсәттеләр. “Үз авылыңда балалар бакчасы булуы нинди бәхет бит ул” - дип сөенеп туя алмый әти –әниләр һәм бакча коллективына олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Пешекче Нәзифә апалары һәр көнне нәниләрне тәмле ашлар белән сыйласа Зөлфирә апалары аларны төрле һөнәрләргә өйрәтә. Күрче, нинди генә җырлар, биюләр, әкиятләр өйрәнмәгән алар бәйрәмгә, әкиятләрен бик оста итеп уйнап та күрсәттеләр әле. Шушындый җылы эчтәлекле,матур кичә оештырганнары өчен барлык әти-әниләр, авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез оештыручыларга. Авыр ләкин мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.            

 Яңга-Сала авыл китапханәсе мөдире, “Бердәм Россия” сәяси партиясе секретаре  Ф.А.Бурханова