Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июля 2019 11:29

Жираф турында кызыклы фактлар

Жираф – коры җир өстендә яшәүче иң озын буйлы хайван. Аның буе – 5,5 метрдан 6,1 метрга кадәр. Буеның өчтән берен жирафның муены алып тора. Жирафның авырлыгы 500 килограммнан 1900 килограммга кадәр булырга мөмкин. Йөрәге 12 килограмм авырлыкта. Жирафның каны бик куе. Ул аңа бер авырлыксыз башын өскә күтәрергә һәм...

Жираф – коры җир өстендә яшәүче иң озын буйлы хайван. Аның буе – 5,5 метрдан 6,1 метрга кадәр. Буеның өчтән берен жирафның муены алып тора. Жирафның авырлыгы 500 килограммнан 1900 килограммга кадәр булырга мөмкин. Йөрәге 12 килограмм авырлыкта.

Жирафның каны бик куе. Ул аңа бер авырлыксыз башын өскә күтәрергә һәм аска төшерергә ярдәм итә. Каны сыек булса, жираф биек агачларга яисә су эчәргә үрелгән саен, аңын югалтып егылыр иде.

Жирафның теле аерым игътибарга лаек: ул көрән төстә, бик озын һәм мускуллы. Ул әлеге имезүчегә зур биеклектәге агачларның ботакларына үрелергә мөмкинлек бирә. Бу вакытта жирафның теле авызыннан 40 – 45 сантиметрга чыгып тора. Мондый озын теле белән жираф хәтта колакларын да чистарта ала. Тик менә су эчкәндә, бу хайванга озын муены да, теле дә булышмый: ул басып торган килеш суга үрелә алмый – аңа аякларын киң итеп ике якка аерырга яисә тезләнергә туры килә.

Жирафның тиресендәге таплар да үзенчәлекле: алардан төзелгән рәсем (бизәк) уникаль, ике жирафта бер үк рәсем кабатланмый.

Аяклары нечкә һәм озын булуга карамастан, әлеге имезүчеләр бик шәп йөгерә (тизлеге – 60 км/сәг) һәм оста сикерә (1,5 метрлык киртәләрне дә сикереп үтә ала). Тик бу озын буйлы хайван бары каты өслектән генә йөрергә сәләтле, сазлыкларны һәм елгаларны ул урап үтәргә тырыша.

Жирафлар тәүлегенә 10 минуттан 2 сәгатькә кадәр баскан килеш яисә аякларын үз астына бөкләп йоклый.

Жираф кояшлы Африка саванналарында яши, Җир шарының башка континентларында очрамый.

Жираф көн саен ул 30 килограмм азык ашый һәм моның өчен тәүлегенә 16 – 20 сәгать сарыф итә. Сусыл үсемлекләрдәге дым ярдәмендә жираф озак вакыт су эчмичә дә тора ала. Ә аннары бер эчүдә 38 литр су эчеп бетерә.

Жирафлар гадәттә аерым-аерым яисә кечкенә генә көтүләргә берләшеп яшиләр. Ана жирафның йөклелек чоры 14 – 15 айга сузыла. Туганда, жираф баласына 2 метр биеклектән егылып төшәргә туры килә. Яңа туган жираф 50 – 100 килограмм авырлыкта һәм 1,5 метр озынлыкта була.

Жираф ирекле тормышта 25 ел, кешеләр карамагында 35 ел яши.

Гөлнара Хәйдәрова