Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2022 13:33

«Уйный-уйный үсәбез!» бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘ           1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы                    Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе Бәйге 2022 ел сентябрь - 2023 ел сентябрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнаша ала....

НИГЕЗЛӘМӘ

          1. Бәйгене гамәлгә куючылар - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы

        

          Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2022 ел сентябрь - 2023 ел сентябрь аралыгында үткәрелә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналына язылучы тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнаша ала.

Бәйге шартлары буенча катнашучылар үзләренең эшләрен редакциябезнең электрон почтасы аша – salavatkupere@mail.ru яки Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, («ТАТМЕДИА» АҖ бинасы, «Салават күпере» журналы редакциясе) адресларына җибәрергә тиеш.

         Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2023 нче елның сентябре.

         Әлеге бәйгедә катнашучылар эшләрен редакциягә юллаганда, үзләренең әлеге нигезләмә белән таныш булуларын, юлланган фоторәсемнәр, башка төрле мәгълүмат өчен җаваплы булуларын, алар тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет чыганакларында куллануны рөхсәт итүләрен раслый.

Бәйгенең шарты буенча, катнашучы төрле һәм аерым бер теманы ачкан дидактик уеннар эшләнмәсен salavatkupere@mail.ru электрон адресына җибәрергә тиеш.  Эшләр salavatkupere.com сайтында һәм иң уңышлылары журнал битләрендә дөнья күрәчәк. 

Таләпләр

  1. Уен барышының аңлаешлы язылган булуы.
  2. Рәсемнәр jpg  форматта кабул ителә.
  3. Катнашучы 2023 елның беренче яртыеллыгына (январь-июнь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә «Уйный-уйный үсәбез!» тамгасы белән salavatkupere@mail.ru адресына җибәрергә тиеш.

          Өстәмә

1. «Салават күпере» журналына почта бүлекчәсендә яки өйдән чыкмый гына электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша узhttps://podpiska.pochta.ru/press/П2339

Йомгак ясау, бүләкләү

Иң оригиналь уен эшләнмәсе авторына – акчалата бүләк! Һәр катнашучыга – басылу турында сертификат!

Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.