Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 октября 2020 13:54

«Яңа инновацион алымнар» бәйгесенең НИГЕЗЛӘМӘсе

I. Гомуми мәгълүмат 1.1. Бу нигезләмә «Яңа инновацион алымнар» (алга таба – бәйге) бәйгесенең оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели. 1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы. II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе 2.1. Бәйге 1 июнь (2020 ел) – 1 нче март (2021 ел) аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы тәрбиячеләр...


I. Гомуми мәгълүмат

1.1. Бу нигезләмә «Яңа инновацион алымнар» (алга таба – бәйге) бәйгесенең оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.

II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

2.1. Бәйге 1 июнь (2020 ел) – 1 нче март (2021 ел) аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы тәрбиячеләр катнаша ала.

2.2. Бәйге шартлары буенча, тәрбияче үзе теләгән номинациядә катнаша ала. 1. Мастер-класс. Әти-әниләр белән бергәләп үткәрер өчен. 2. Дидактик уен. 3. Тылсымлы әкият. Шул рәвешле бәйге 3 номинациядә үткәрелә. 3 номинациядә 3 җиңүче билгеләнә.

2.3. Катнашучылар 2021 елның беренче яртыеллыгына (гыйнвар-июнь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә «Яңа инновацион алымнар» тамгасы белән salavatkupere@mail.ru адресына җибәрергә тиеш.

Нәтиҗәләр 2021 елда «Салават күпере» журналының апрель санында ясалачак.

Таләпләр

1.  2021 елның беренче яртыеллыгына (гыйнвар-июнь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

III. Йомгак ясау, бүләкләү

Җиңүчеләр - 8 мартта бүләкләнәчәк. 

Өстәмә

1. Почта бүлекчәсендә яки өйдән чыкмый гына электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша кер: https://podpiska.pochta.ru/press/П2339
2. Квитанциянең күчермәсен «Яңа инновацион алымнар» тамгасы белән электрон почтага salavatkupere@mail.ru юлла.

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.