Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 ноября 2019 10:20

«Һәрвакыт ӘНИ булсын!» ЯҢА БӘЙГЕ

ӘНИ. ӘНИЕМ. Әни, дип әйткәч, җир йөзе яктырып, җылынып киткәндәй була... Аларның йомшак тавышлары, тәмле ризыклары, ягымлы карашлары барыбызга да якын. Әниләрнең күңел җылысы да барыбызга җитә: ул - якын дус та, балаларын кайгыртучы әни дә, оныкларына кадерле әби, күрше-күлән, туган-тумача, дусларның ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле кеше дә. Дусларым,...

ӘНИ. ӘНИЕМ. Әни, дип әйткәч, җир йөзе яктырып, җылынып киткәндәй була... Аларның йомшак тавышлары, тәмле ризыклары, ягымлы карашлары барыбызга да якын. Әниләрнең күңел җылысы да барыбызга җитә: ул - якын дус та, балаларын кайгыртучы әни дә, оныкларына кадерле әби, күрше-күлән, туган-тумача, дусларның ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле кеше дә.

Дусларым, тиздән иң матур бәйрәм – Әниләр көне җитә! Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай ай, әмма әниләр көне аеруча үзенчәлекле. Бәйрәмгә һәрберебез матур бүләген әзерли башлагандыр инде... Кемдер шигырьләр, җырлар өйрәнсә, кайберәүләр рәсем ясый торгандыр, яисә үзенчәлекле башка бүләген хәстәрли торгандыр.

Дусларым, бәйрәм уңаеннан без рәсем бәйгесе башларга булдык! «Һәрвакыт ӘНИ булсын!» дип атала ул. Әниегезне котлагач, ясаган рәсемегезне безгә дә юлларсыз. Ә без исә үз чиратыбызда salavatkupere.com сайтыбызга куеп, иң матурларын, үзенчәлекләрен сайларбыз. Дөресен генә әйткәндә, бергәләп сайларбыз, тавыш бирербез. Рәсемнәрегезне «Һәрвакыт ӘНИ булсын» тамгасы белән безнең электрон адреска (salavatkupere@mail.ru) җибәрегез. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балаларның эшләрен көтәбез. Исем-фамилиягезне, яшегезне, кайдан икәнегезне язарга онытмагыз. Әниләрне – өч бүләк көтә, ягъни өч җиңүчене билгелибез! Эшләрне кабул итүнең соңгы көне – 5 нче декабрь.