Казан шәһәренең 78 нче балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бик матур бәйрәм булып узды. Егетләр-кызлар әниләре белән биергә дә, “Сабантуй” җурналы үткәргән мастер-класста катнашырга да, “Салават күпере”нең кызыклы видеоларын карарга да җитештеләр. Хәтта бергәләп әниләренә матур, затлы беләзекләр дә ясадылар.…